Безнең районда киләчәктә танылу алып, җәмгыятебезгә кирәкле һәм файдалы шәхесләр булып үсәчәк дистәләгән, хәтта йөзләгән талантлы балалар тәрбияләнә. 3 нче урта мәктәпне тәмамлаган Екатерина Федорова мәктәп елларында алган белем һәм күнекмәләрнең мөһимлеген үзендә сизә. Бүгенге көндә ул университетның 2 нче курсында белем ала, күп кенә курсташлары аны танып белә, ул - уку йортының горурлыгы.
Черлидинг –үз эченә биюләр, гимнастика, акробатиканы алган спорт төре. Сез, мөгаен, черлидерны Америка фильмнарында гына күргәнсездер, – спортчы кызлар, мәктәп йолдызлары помпоннар болгыйлар һәм акробатик трюклар белән кызыктыралар. Черлидинг – бу спорт, хобби, аралашу даирәсе, яшәү рәвеше. Менә шундый яшәү рәвеше алып бара минзәләле, Казан милли тикшеренү һәм технология университеты студенты Екатерина Федорова.
Черлидер командасына эләгү мөмкинлеге аңа Роза һәм Илдус Биктаһировлар җитәкчелек иткән “Уен” һәм «Умырзая» хореография ансамблендә һәм “Юбилейный” спорт мәктәбендә Жанна Фатыйхова кулы астында спорт аэробикасында шөгыльләнү нәтиҗәсендә эләгә. Екатерина – спорт аэробикасы буенча спорт мастеры кандидаты.
Россиядәге кебек Татарстанда да бу спорт төре 2007 елда гына рәсмиләштерелде һәм елдан- ел популярлаша бара. Безнең республикабызның башкаласында мондый командалар икәү, бер команда NСТ, анда Екатерина чыгыш ясый.
NСТ командасы Идел буе федераль округында чемпион һәм Самарада үткән ярышларда җиңүче булды. Шулай ук NСТ командасы черлидинг буенча Россия Чемпионатының иң яхшы унлыгына керде. Черлидинг – үзеңнең куркуларыңны җиңәргә мөмкинлек бирә. Һәрбер кеше 2-3 метр биеклеккә күтәрелеп, теләсә- нинди трюк ясарга җөрьәт итми, әле җитмәсә кемнеңдер кулында.
Екатерина Федорова:
– Безнең спорт төрендә иң мөһиме – ышаныч. Без үзебезнең егетләргә ышанабыз, алар безне тотып алачакларын беләбез. Без бит аларны үзебез өйрәтәбез. Шулай ук яңа килгән кызларны биеклектә эшләргә, сикерергә, төрле трюклар эшләргә әзерлибез. Безнең эшнең бер өлеше – ул шоу.
Черлидинг – шулай ук үзеңнең матди хәлеңне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Яшьләрне еш кына төрле уеннарга һәм чараларга күрсәтмә чыгышлар ясау өчен чакыралар. Алар дөнья Чемпионатының фехтование буенча, Универсиада катнашучылары булдылар, хәзер Казанда үтәчәк су спорты төре буенча Дөнья Чемпионатына әзерләнәләр. Әле болар масштаблы ярышларның кайберләре генә. Екатерина үзе “Ак Барс”, Казанның “Динамо” командаларының җанатары. Ул уен матчларына ярдәм йөзеннән генә йөрми.
Безнең якташ, минзәләле Максим Домнин шулай ук актив яшьләр рәтенә баскан. Максимның физик әзерлеге бар, ул безнең районда танылган боксчы, ул җиңел генә NСТ командасына кергән. Гәрчә, черлидинг белән матур кызлар гына мавыга дип уйласак та, егетләр дә аның белән теләп шөгыльләнә. Әле ул президент спорт төре дә. АКШ президентлары Франклин Рузвельт, Дуайт Эйзенхуар, шулай ук Джордж Буш та черлидер булганнар.