Иркәнәш җирлеге халкы Бөек Җиңү хакына зур өлеш кертә алуы белән тарихка кереп калды.
– Тыл батырлары да “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән лозунг астында фидакарь хезмәт куйганнар. Сугышта катнашкан соңгы ветеран арабыздан киткәнгә дә ике ел вакыт узды. Бәйрәмгә җыелган халыкны район Советы депутаты Равил Миңнехуҗин исеменнән дә тәбрикләп, без ветераннарны мәңге онытмабыз, – диде җирлек башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов.
Аннары җирлек ветераннар советы рәисе Ягъфәр Хафизов укучылар парадын кабул итте, каһарманнар истәлегенә баш иеп, бер минутлык тынлык игълан итте.
Олы бәйрәмне каршыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буен ча урынбасары Нурһади Гыйльфанов та килгән иде. Ул район башлыгы Айдар Салахов исеменнән иркәнәшлеләргә бәйрәм котлавын ирештерде. Район вәкиле 9 май көнне 90 яшен тутырган Фәимә ханым Баһаветдиновага махсус бүләк тапшырды, ә Ягъфәр Хафизовны махсус премия белән бүләкләде. Ягъфәр Хафизов, Рәис Кәбиров Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Аннары Иркәнәш гомумбелем бирү мәктәбе балалары музыкаль композиция әзерләгәннәр иде, халык аларны бик сокланып карады.
Соңыннан бәйрәмгә килүчеләр мемориальгә веноклар салдылар, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Бәйрәм азагында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары мул аш табыны артында сыйландылар. Аларның һәрберсенә меценат Равил Миңнехуҗин бу юлы да азык-төлек җыелмасы әзерләп алып килгән иде, ветераннарның һәрберсе бу бүләкне алып, сөенеп кайтып киттеләр.