Калморзада бүген бер сугыш ветераны, исән-сау тыл ветераннары да бармак белән генә санарлык.
Ул авылдан киткән 100 гә якын яугирнең истәлеген узган гасырның 1995 елда Җиңүнең 50 еллыгында мәңгеләштереп ташка язып мәктәп янына стела куйганнар иде. Узган ел авыл мәктәбе ябылды һәм Калморза хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеров авыл җирлеге депутаты Әхәт Рахимов белән киңәшләшеп бер фикергә килеп, әлеге 5 метр биеклектәге стеланы авылның җәмәгать үзәге янына күчереп куярга булдылар, алар Җиңүнең 70 еллыгына күчереп тә куйдылар. Стела күчерү эшендә Фәнил Латыйпов, Марсель Әхмәтов актив катнаштылар. Стела янына килә торган юлга брусчатка җәйделәр. Стеланы буяу һәм төзекләндерүдә Индира Әхмәтова, Татьяна Госманова тырыш хезмәтләрен куйдылар. Монда мәрмәр плитәгә сугыштан исән-имин йөреп кайтып шушы авылда җирләнгән 23 кешенең дә исем-фамилиясе язып куелган.
9 май көнне Бөек Җиңү көненә багышлап зур митингка читтә яшәүче авылдашлары да бик күп кайтканнар. Митингта чыгыш ясап Илфак Гумеров болай диде:
– Безнең өчен Җиңү бәйрәме ата-бабаларыбыз батырлыгына лаек булырга тиеш. Авылда бер генә ветеран да онытылмаячак.
Бу бәйрәмдә Калморза авылы балалары да ныклап әзерләнгәннәр иде, алар патриотик рухтагы җырлар башкардылар. Тантанада клуб яны аллы-гөлле чәчәкләрдән балкып торды .
Соңыннан ветераннарны мул аш табыны артында сыйладылар. Стеланы күчерү һәм ветераннарны сыйлау чыгымнарын “Мензелинские зори” агрофирмасының Калморза хуҗалыгы үз өстенә алды.