Булачак Боттичелли

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Социаль челтәрләр – аралашу мөмкинлеге генә түгел, без журналистлар өчен талантлы, сәләтле кешеләрне табу алымы да. Фотографияләрен караганда, аңлыйм бала гади түгел.

Тимур Гатиятуллин Минзәләдә туган һәм үскән. Хәзер ул 1нче урта мәктәпнең 9нчы сыйны­фында укый. “Кем булыр­га хыялланасың” дигән соравыма Тимур елмаеп җавап бирде:

– Минем хыялым рок- гитарачы булу, әгәр чын барлыкка якынрак килсәк, мин мөгаен, киләчәктә нефтьче булырмын.

Тимур гитарада уйнар­га үзлегеннән өйрәнгән. Элек ул нотасыз уйна­са, хәзер ул ноталарны үзләштерә.

Тимур Гатиятуллин:

– Моңарчы миңа чит ил музыкасы ошый иде. Мин чит ил башкаручыларын карыйм, аларның миңа гитарада уйнаулары, ае­руча бу инструментның яңгыравы ошый. Шулай итеп, миндә гитарада уй­нарга өйрәнү теләге туды. Соңрак үзебезнең ил башкаручыларын, Виктор Цой кебекләрне тыңлый башладым. 15 яшемә әти-әнием гитара бүләк итәргә карар кылдылар.

Бер ел дигәндә Тимур гитарада уйнарга өйрәнә, хәзер үзе көйләр язып маташа. Аның тугры­лыклы тыңлаучылары, әнисе һәм бик якын дус­лары, иҗатының беренче җимешләрен ишеткәннәр инде.

Тимурга карагач, тагын бер тапкыр “Талантлы кешеләр – бөтен нәрсәдә талантлылар” икәненә инанасың. Тимур по­третларны матур ясый икән. Ул инде эшләгән эшләренең исәбен дә белми. Ул күп эшләрен дусларына һәм якынна­рына бүләк итә.

Тимур Гатиятуллин:

– Мин сәнгать мәктәбенә йөргәндә, без анда күбрәк натюр­мортлар, композицияләр ясый идек. Ә миңа күбрәк кешеләрнең йөзләрен ясау ошый төшә. Аларның бит һәрберсендә бик күп мәгънә, эмоция ята. Һәрбер йөз – яңа ачыш, ә минем өчен – яңа иҗат эше.

Тимур шахматны да на­чар уйнамый, баскетбол белән дә шөгыльләнә, аңа еш кына сәхнәдә булырга да туры килә. Актив, талантлы, иң мөһиме мөстәкыйль ба­лалар безнең районда да бар. Һәрбер бала пе­дагог ярдәменнән баш­ка өйрәнә алмый. Бәлки Тимур әле билгеле бер һөнәр сайлап, үз юлын билгеләмәгәндер дә. Әмма шунысы мәгълүм, күп нәрсәләрне танып белүче тынгысыз егетләр бер урында утырмый.

– Мин барыгызга да үз хыялыгызга омтылуыгыз­ны телим, куйган максатла­рыгызга ирешергә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International