“Батыр” спорт комплексында гер спорты буенча “Н. Жеребцовның ХХХVI Мемориалы” ачык республика ярышлары узды.
Ярышларда барлыгы Татарстан, Казахстан, Чувашстан, Марий Эл, Башкортостан республикаларынының төрле почмакларыннан килгән 120 атлет катнашты. Ярышлар, моңарчы халыкара ярышлар статусын йөрткән озын цикл программасы буенча 32 кг га кадәр гер белән барды. Безнең район спортчылары, “Олимп” спорт мәктәбе тренеры- укытучысы Олег Петров кулы астында шөгыльләнүче Фәрит Акмалов (МПК) 68 кг үлчәү категориясендә ирләр арасында 2 нче урынны, Равил Гәрәев (гимназия) 85 кг үлчәү категориясендә яшь спортчылар арасында турнир чемпионы булды.