Мөслимдә татар-башкорт милли көрәше буенча ачык районара туринр узды. Биредә Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе һәм Мөслимнең үзеннән 80гә якын көрәшче катнашты. Безнең район данын Хуҗәмәт, Иркәнәш, Кадрәк һәм Минзәләдән 20гә якны спортчыдан торган җыелма команда яклады. Күптәннән безнекеләрнең күрше Актаныш көрәшчеләрен җиңгәннәре булмады, бу юлы минзәләлеләр сынатмады һәм пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Ә актанышлыларга икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.