Өстәвенә, чәчүгә төшүне атнага диярлек сузылган беренче яңгырлар тоткарлады, аннан соң якшәмбе көнне генә басуларыбызга мул итеп яңгырлар яуды.
– Без моны игенчелек өчен үзе бер хәерле билге итеп кабул итәбез, чөнки кар сулары акканнан соң тамчы да яңгыр төшмәгән елларны да күп күрдек. Шуңа күрә утырып яуган язгы яңгырга куанып бетә алмыйбыз. Кышны уңышлы үткәргән уҗым культуралары, күпьеллык үләннәр бераз җылыту белән үк дәррәү күтәрелеп китте. Ә чәчүне 10-12 көндә тәмамлаячакбыз, без моңа әзер, – ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Исламов
Байларның 2118 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 246 гектарын күпьеллыклар, 348 гектарын арыш, 350 гектарын көзге бодай, били. Быел яз көне бер атна дигәндә дым каплатуны һәм уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны төгәлләгәннәр. Бу эштә МТЗ-1221 тракторында Миңнехан Кашаев, Фәнис Бәдертдинов, Фәнис Галимов сынатмаган. Хәзер 87 гектарлы басуга «Экадо 70» сортлы элиталы язгы бодай чәчәләр. Чәчүдә МТЗ-1221 тракторында Фәнис Галимов СЗП-3,6 чәчкече белән хезмәт куя. Аңа бу эштә Олег Лаптев, Равил Ризатдинов булыша. Орлыкны үзенең ГАЗ-53 машинасы белән Сабирҗан Сайранов ташып тора. Хуҗалыкта кукурузны беренчеләрдән булып 67 гектарлы басуга Илья Шакиров чәчкән, ул хәзер Гөлек басуында кукуруз чәчүне тәмамлап килә. Ашарга Гөлназ Гыйльмиева яхшы пешерә, аны басуга җитәкче Рөстәм әфәнде үзе алып килеп ашата, – ди Сабирҗан. Амбар алдыннан орлыкларны Розалия Бадыйкова җибәреп тора, басуда техника ватыла калса слесарьлар Шәфыйк Бәдертдинов, Рәис Билаловлар тиз арада ремонтлап та куялар икән.
Без кыр эшләре белән танышканда чәчү агрегатларының күбесе Урыс авылы басуларын иңли иде. Компаниянең икенче Куйбышев хуҗалыгында да эшләр
кайный, биредә К-744 тракторы белән «Моррис» чәчү комплексында Хәлил Габделхаков 280 гектарлы басуда бодай чәчә, смена заданиесен үтәмичә кырдан кайтмыйм, – ди ул. Аңа ашламаны КамАЗ автомашинасы белән Гарифҗан Сабирҗанов китерә, китергән ашламаны К-701 тракторы белән Рафис Кагиров Моррис чәчү комплексына бушата. Ә орлык белән Әлфис Рәшитов тәэмин итеп тора. Бу хуҗалыкта да язгы чәчү эшләре төгәлләнүгә бара. Монда чәчү эшләре төгәлләнгәч елдагыча Мөслим районының «Урожай» хуҗалыгына ярдәмгә барырга уйлап тора Хәлил.
Без басуда булган чакта шәхси саклау предриятиесе егетләре дә булып китте, алар үз чиратында ашламаны, дизел ягулыгын шәрәм-шәрәм итмиләрме, читкә озатмыйлармый, дип кызыксындылар. Монда ашламаны сату түгел, бер килосын да түгәргә ярамый, – ди Сабирҗан. Әйе чын хуҗа шулай булырга тиеш.
Басулардан кайтышлый Тулбай авылының ындыр табагына сугылып чыгарга булдым, биредә дә эш кайный. Орлык агулауда идарәче компаниянең җитәкчесенең шоферы Илгиз Мөхәмәтшин орлык агулауда хезмәт куя, аңа бу эштә Әлфирә Зияева (фотода), Рәҗибә Гарипова, Гөлзада Мөбәрәкова булышалар. Алар көче белән биредә 160 тонна бодай, 220 тоннадан артык арпа орлыгы инкрустацияләнгән. Орлыкларны инкруста-цияләгәндә «Скарлетт», «Имидор Про» препаратлары кулланалар.
Дилфас ГАЛИЕВ