Алдынгы савымчы

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Иске Александровка авылы кызы Марина Федотованың яшәеше, язмышы туган төбәге белән бәйле.

Кечкенәдән әти-әни- сенең ярдәмчесе булып үсә ул. Әнисе Мария го­мер буе шул хуҗалыкта сыер саугач, җәй көн- нәрендә әнисен дә алыш­тыргалагач, югалып калмый. Хезмәт юлын, мәктәпне тәмамлауга ук, Калморза хуҗалыгында сыер савучы буларак башлый. Күңел җылысын биреп, ихластан башкара Марина үз вазыйфала­рын. Тырышлыгы, максат­чанлыгы сыерлар савуда яхшы күрсәткечләргә, хезмәтенең нәтиҗәлеле- генә ирешергә ярдәм итә. Елдан-ел оста­лыгын арттыра барып хуҗалыкта алдынгылар сафына чыга. Узган ел ул үз төркемендәге сы­ерлардан барлыгы 1598 центнер сөт савып алды һәм бер сыердан 3993 килограмм сөт савып алу­га иреште. Быел да ул хуҗалык буенча алдын­гылыкны бирми, барлыгы дүрт айда үз төркемендәге сыерлардан 53 тоннадан артык сөт җитештерде. Хезмәттәшләренә дә игъ­тибарлы, ярдәмчел ул.

Тормыш иптәше Вита­лий, шулай ук хуҗалык- тагы фермада 85 баш тана карый. Виталий да хуҗалыкта алдынгы терлекчеләрдән санала. Чувашиядән килгән егет белән алар матур гаилә корганнар, тату тормыш кичерәләр.

Гаиләләрендә өч кыз бала үсеп килә. Ната­льясе Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын­да укый, Мария һәм Александра Матвеевка урта мәктәбендә белем эстиләр. Дәвамчылары – аларның киләчәккә өмете, ышанычы, таянычы. Нык ихтыярлы, эш сөючән хезмәтчәнне хуҗалыкта хөрмәт итәләр. Марина белән Виталий моннан өч ел элек авылда яшьләрне тораклы итү программасы буенча яңа, иркен йорт са­лып керделәр. Гаиләнең нигезе үз хуҗаларына яңа бәхетләр, бәрәкәтле, имин тормыш китерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International