РФ Законы гражданнарның хокукларын, шул исәптән җиргә булган хокукларын яклауны гарантияли. Җирдән файдалану һәм аны саклау буенча дәүләт инспекторлары – ТР буенча Росреестр Идарәсе хезмәткәрләре шушы хокуклар сагында тора да инде. ТР буенча Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы – ТР буенча Минзәлә районы җирдән файдалану һәм саклау буенча баш дәүләт инспекторы Елена КӘЛИМУЛЛИНА белән әңгәмәбез шул хакта.
– Елена Николаевна, 20 марттан башлап КоАПтагы үзгәрешләр законлы көченә керде, кадастр бәясе дә роль уйный дип ишеттек, шулар хакында әйтеп үтсәгез иде.
– Әйе, КоАПтагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә җирдән файдалану закончалыкларын бозган өчен административ җаваплылык тагын да кырысланды. Штраф җирнең кадастр бәясенә карап салына башлады. Җир участогыннан үз белдегең белән файдаланган өчен моңа кадәр штраф күләме аерым кешеләргә 500дән алып 1000 сумга кадәр булса, яңача ул кадастр бәясенең 1дән 1,5 процентына кадәр, әмма 5 мең сумнан да ким түгел; вазыйфаи затларга ул кадастр бәясенең 1,5тән 2 процентына кадәр, әмма 20 мең сумнан да ким булмаган күләмдә салына. Юридик затлар өчен исә кадастр бәясенең 2дән 3 процентына кадәр, әмма 100 мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф каралган.
Юридик затлар җир кишәрлекләрен арендалау хокукын яки үз милекләре буларак кабат рәсмиләштерергә тиешлекләрен истә тотсыннар иде. Әгәр шушы уңайдан закон бозу очрагы ачыкланса, 20 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр штраф салына.
– Җир законнарын бозулар гадәттә нәрсә белән бәйле?
– Узган ел 242 җир законнарын бозучы ачыкланды, 227 күрсәтмә язылды, аларга 136 200 сум штраф салынды. Агымдагы елның беренче кварталында 63 җир законын бозу очрагы ачыкланды, аларга 64 күрсәтмә язылды, 23 600 сум штраф салынды. Быел беренче кварталдагы планлы тикшеренүләр вакытында ачыкланган закон бозуларның барысы да җирдән үз белдекләре белән һәм бернинди документсыз файдалануга кагылышлы иде.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерү барышында җир закончалыклары бозылган карьерларны ачыклау буенча да зур эш башкарылды. 2014 елда Урыс, Тауасты Байлар, Иске Маҗын, Воровский исемендәге авыл җирлекләре территорияләрендә законсыз казылучы карьерлар булуы ачыкланды. Алар буенча 5 административ хокук бозу турында протокол төзелде. Нәтиҗәдә җирләрне максатчан файдалануга яраклы хәлгә китерү буенча вазыйфаларны үтәмәгән яки вакытында үтәмәгән өчен дүрт авыл җирлеге башлыгы һәм карьердан законсыз файдаланган өчен бер гражданин адмҗаваплылыкка тартылды(хәзер моның өчен юридик затларга штраф күләме 200-400 мең сум, вазифаи затларга 100- 200 мең сум).
Җирдән максатчан файдаланмаган өчен дә адмҗаваплылык көчәйде: юридик затлар өчен штраф җир участогы кадастр бәясенең 1,5тән 2 процентына кадәр күләмдә, әмма 100 мең сумнан да кимрәк түгел, элек ул 40 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр иде.
– Әйтик, мин теге яки бу максатларда, әйтик, йорт төзергә җир кишәрлеге алган булсам, тиешле срокларда төзергә финанс мөмкинлегем юк, ди. Бу да җир күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан контрольдә тотыламы?
– Әлбәттә. Хәзерге вакытта безнең инспекторларга торак йорт яки башка төзелеш, бакчачылык өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен билгеләнгән срокларда шул максатларда файдаланмаган өчен адмҗаваплылыкка тарту хокукы бирелде. Әгәр кадастр бәясе бар икән, юридик затлар өчен штраф кадастр бәясенең 3тән 5 процентына кадәр, әмма 400 мең сумнан да кимрәк түгел, әгәр кадастр бәясе билгеләнмәгән икән, 400 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр. Гражданнар өчен моның буенча минималь штраф 20 мең сум, вазифаи затларга – 50 мең сум.
– Дәүләт җир күзәтчелеге вәкилләреннән алынган күрсәтмә вакытында үтәлмәгәндә нинди адмҗаваплылык каралган?
– Әгәр Сез адмҗаваплылыкка тартылгансыз һәм Сезгә ачыкланган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән икән, аны тиешле срокта үтәргә кирәк. Әгәр күрсәтмә үтәлмәсә, гражданнар моның өчен 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр, вазифаи затлар 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затлар 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр штрафка тартыла.
безнең өстәмә
Безнең районда да яңа кадастр бәясе билгеле. Аның коэффициенты ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан куела. Күчемсез милеккә кадастр бәясен кадастр платасыннан алырга була. Җиргә яки башка объектларга ул категорияләр буенча билгеләнә. Күчемсез милеккә салым исәпләгәндә дә кадастр бәясе зур роль уйный , шуңа күрә күпме салым түләячәгегезне исәпләп куярга уйласагыз, кадастр бәясен белешергә мөмкин.
Флүрә МУСИНА