Самарада сынатмадылар

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Самара өлкәсе Исаклы авылы “Экономик лицей” бюджет дәүләт уку учреждениесе базасында мәктәп предприятиеләре, проектлары һәм укучыларның эшләнмәләре “Бизнеска адым” Бөтенроссия конкурсы булды.

Безнең районнан 2 нче мәктәп укучылары кат­нашты. “Квант” мәктәп бизнес-компаниясе, инде 5 ел буе үз эшчәнлекләренең югары нәтиҗәләрен күрсәтәләр, республика һәм Россиядә үткәрелгән ча­раларда призлы урыннар яулыйлар һәм 2014 елның сентябрендә оешкан “Geronimo” (“Восхитительные”) яшь команданың да җитәкчесе Светлана Петрова. 19 команда арасында “Квант” мәктәп бизнес ком­паниясе “Иң яхшы презентация” номинациясендә җиңүче булды, ә “Geronino” командасы “Иң яхшы бизнес-план” номинациясендә 2 нче урынны алды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International