Бүгенге көндә Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль Региональ Үзәгенең коммерцияле булмаган партнерлыгы тарафыннан торак- коммуналь проблемаларны хәл итүдә гражданнарга ярдәм итү мәсьәләләре буенча масштаблы эш алып барыла. Эшчәнлекнең төп юнәлеше – кайнар линия оештыру, гомуми мәсьәләләр, шулай ук юридик темалар буенча халыкка консультацияләр хезмәте күрсәтү.
Халыкның Идарәче компанияләр эш принципларына карата күпсанлы сорауларына бәйле рәвештә, ТРда күпфатирлы йортлар Советлары оештырыла. Әлеге Советлар оешмаларның җитәкчеләре белән үзара бәйләнештә торып, килеп туган мәсьәләләрне турыдан-туры хәл итәчәк. Күпфатирлы йортлар активистлары бар мәсьәләдә дә хәбәрдар булып торсын өчен Үзәк белгечләре республикадагы күпфатирлы йортлар Советларын укытырга әзер, укытуга акча да бүлеп бирелгән.
Укыту семинар рәвешендә 12 сәгать барачак. Ул торак кодексы нигезләрен, энергия саклау мәсьәләләрен, юридик практиканы, күпфатирлы йортлар советларының идарәче компанияләр белән үзара бәйләнешен эченә ала. Семинардан соң барлык катнашучыларга сертификатлар белән методик пособиеләр дә бирелә. Семинарда уку бушлай үткәрелә.
Үзәк 2015 елда коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллият базасында бушлай 1000гә якын кешене укытырга әзер.
Көллиятнең адресы: Большая Шоссейная, 14 (3 нче кат), җылылык-энергетика ресурсларын исәпләү приборлары белән махсус җиһазланган кабинет.
Язылу өчен 8 (843) 236-29-97 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Адрес: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 10в. Сайт: obcontrolrt.ru E-mail: obcontrolrt@mail.ru