Район үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Муса Хәбибуллин “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы коллективы белән очрашып, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча киңәшләрен бирде.
Бүгенге көндә иң куркыныч авырулар булып кан басымы авыруы, миокард инфаркты, шикәр чире, яман шеш, артык авырлык, атеросклероз санала. Агымдагы елның өч аенда 86 кеше вафат булган, шуның 21е – эш яшендәгеләр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан – 51, онкологиядән – 6, тышкы факторлардан (авария, агулану, үтерү) – 9, пневмониядән 2 кеше үлгән.
Авыруны иртә срокта ачыклау өчен диспансеризацияне вакытында узарга кирәк. Шушы елның беренче кварталында диспансеризация үтәргә 958 минзәләле килгән. Маммографияне 658 хатын-кыз узган. Нәтиҗәләр буенча 43 кешедә калкансыман биздә, 59 хатын-кызның сөт бизләрендә рак булу ихтималы, бер кешедә – бавыр рагы, шикәр чире – ике кешедә, кан басымы авыруы –өч, ә йөрәк ишемиясе авыруы ике кешедә ачыкланган.
Узган ел диспансеризацияне 4900 минзәләле узган, шуларның 641 ендә төрле авырулар ачыкланган.