Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының концертлар залында “Татарстан өлкән кешесенең социаль портреты” V республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге конкурсны “Россия пенсионерлары союзы” Бөтенроссия имтимагый оешмасының ТР буенча төбәкара бүлекчәсе республиканың башка ведомстволары ярдәме белән оештырды. Быел уза торган күп кенә чаралар кебек, бу бәйрәм дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты фойесында теркәү барышында катнашучыларга георгий тасмасы, газеталар өләшенде (беренче биттә үзем иҗат иткән “Ветераннар” шигыре басылганын күреп шатландым). Ә коридорда инструменталь ансамбль хәрби маршлар башкара. Шунда ук сугыш һәм хезмәт ветераннары – игътибарга һәм ихтирамга күмелгән мәкалә геройлары йөри. Сәхнәдән төре номинацияләрне игълан иткәндә ведомство вәкилләре аларга кат-кат рәхмәт сүзләрен белдерде.
Әйтергә кирәк, “Минзәлә” ММҮ бу конкурста һәрчак актив катнашты һәм оештыручыларның рәхмәт сүзләрен ишетте. Быел исә без РФ Пенсия фондының Минзәлә бүлекчәсеннән (Пенсионерлар союзы рәисе – Нэля Бикеева) “Озын хезмәт юлы” номинациясендә катнаштык. Мин анда III урынга лаек булдым, Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар үземә. Мәкалә авторы – “Минзәлә” – “Мензеля” ММҮнең җаваплы сәркатибе Венера Гильмиевага идарә рәисе Любовь Мишина имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды. Чәчәк букетлары да бүләк иттеләр безгә.
сан
Конкурска 33 муниципаль берәмлектән 106 эш килгән, 95 балалар шигыре тапшырылган. Эшләрнең 40 проценты – татар телендә. 200 автор хезмәтеннән 36 сы җиңүче дип табылган.
Наҗия ПУЧКОВА