Юбилеең белән, ветеран!

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Традициягә тугры калып, районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлауны быел да дәвам итәбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелгән бу чорда сезнең буынның Ватаныбыз өчен кылган батырлыклары хөрмәт һәм соклану уята, казанышлары тагын да көчлерәк яңгырый, аһәңе арта.

17 май көнне Евдокия Терентьевна ИВАНОВА 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләкләр тапшырылачак.

11-20 май көннәрендә Җәмилә Әхмәтвәли кызы ӘХМӘТВӘЛИЕВА (Бакчасарай), Галия Хәйри кызы ГАРИПО­ВА (Түбән Тәкермән), Хәлимә Мөҗип кызы ГАТИЯТУЛЛИНА (Иске Иркәнәш), Зәйтүнә Кирам кызы КИРАМОВА (Тулбай), Иван Николаевич МИТРОФАНОВ (Минзәлә), Фазыл Тимер улы СӘФӘРГАЛИН (Минзәлә), Алия Әмир кызы САФИУЛЛИНА (Минзәлә), Мөслимә Зиннәтулла кызы ХАРИСОВА (Бикбау), Фәризә Гайнулла кызы ШӘЙМӘРДАНОВА (Минзәлә) 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Шәргыя Хафиз кызы ГАЛИМУЛЛИНА (Чулпан), Нәүбәт Галимҗан улы ГАТИН (Тауасты Байлар), Нәүбәр Галимҗан кызы ГЫЙЛӘҖЕВА (Тауасты Байлар), Хәния Хәмәтдин кызы ҖӘМИЛОВА (Урыс), Зөһрә Нургали кызы ХАНЬКОВА (Аю), Мәдинә Хәзрәт кызы ХӨСӘЕНОВА (Хуҗәмәт), Тимерхан Ишинбаевич ШӘРИПОВ (Минзәлә) 80 яшьләрен тутырдылар.

Рәис Мәлих улы АБУДАРОВ (Бикбау), Ольга Васильевна БУТЬКО (Минзәлә), Нина Ивановна КУЗНЕЦОВА (Яңа Маҗын), Альфрид Хөсәен улы МУСИН (Минзәлә), Рабибой Нәзир улы НАЗАРОВ (Яңа Иркәнәш) 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да олуг юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Халкыбыз, Татарстаныбыз һәм районыбыз хакына кылган хезмәтегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәт!

Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр район тормышында ак­тив катнашсын, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яуласын. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки сезнең йөрәгегездә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши. Теләкләрнең иң зуры­сы – сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле, тыныч гомер кичерергә язсын.

Ихтирам белән,

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.

(Мәгълүматлар район социаль яклау бүлегеннән алынды.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International