Гаилә бюджетында район газетасына акча табылырмы?

2015 елның 16 мае, шимбә

«Минзәлә»-«Мензеля» газетасы – оптимизм рухы бөркелеп торган матбугат чарасы ул. Бүгенге көндә район газетасы берүзе өч басманы алыштыра: 14 телевизион каналның программалары бар, республикадагы яңалыкларны биредән белеп була, район яңалыкларының тулы палитрасы, аерым вакыйгаларга эксклюзив аңлатма. “Минзәлә”-“Мензеля”гә районда альтернатива була алмады һәм булмаячак та. Башкалар газета чыгарып, файда тупларга омтылып караган булса, без үз материалларыбыз белән башкаларга файдалы булырга омтылабыз. Киләчәктә дә бергә калыйк!

Газета чыгару, шул газета­ны чыгару өстендә эшләүче коллективның экономик хәле, гаилә бюджеты дип әйтик, ил экономикасы белән турыдан- туры бәйле. Үзебез оптимист булып калу өстенә, укучы­ларыбызга да шул халәтне җиткерергә омтылабыз. Борчы­луларыбыз бар ул. 2015 елның икенче яртысына район газета­сына язылу торышы әлегә бик йомшак дип уйлыйбыз. Бигрәк тә шәһәрдә.

Саннарның беренче графа­сы – почта бүлекләре, икен­чесе – 2015 елда “Минзәлә”- “Мензеля”ны алдыручылар саны, өченче – 2015 елга район газетасына язылучылар саны.

Күрсәткечләр 10 майга

Әтрәкле 181 101

Аю 74 20

Бикбау 96 53

Югары Тәкермән75 43

Дәвек 62 14

Кадрәк 154 57

Коноваловка 97 19

Хуҗәмәт 149 19

Минзәлә (үзәк) 701 168

Минзәлә - 1 373 88

(Нефтьчеләр һәм Садак бистәсе )

Минзәлә - 2 316 82

(Изыскательләр бистәсе)

Минзәлә - 3 295 70

(шәһәрнең иске өлеше)

Наратлы кичү 73 48

Николаевка 120 54

Яңа Мәлкән 108 43

Күчмә - 1 178 30

Күчмә - 2 29 7

Тауасты Байлар 67 29

Воровский исем.122 84

Иске Александровка44 18

Иске Матвеевка 65 27

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International