Татарстан 2014 елда да, региональ башкарма власть органнары җитәкчелегенең нәтиҗәлелеге буенча, инде бишенче тапкыр Россия күләмендә беренче урынны алды. Рейтинг нәтиҗәләре 7 майда үткән Россия Федерациясе хөкүмәте утырышында хәбәр ителде.
Минзәлә районы бу үсешкә үзенең лаеклы өлешен кертә. Соңгы елларда район экономик үсешендә күтәрелеш сизелә. Минзәлә районы, Татарстанның экономика министрлыгы үткәргән рейтингта 45 район арасында өченче унлыкта урнашты.
Минзәлә районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өстенлекле тармак булып тора. 2013 елда сөт һәм ит җитештерүдә кимү тенденциясе туктатылды. Моңа район башлыгы Айдар Салаховның электән эшләп килгән хуҗалык җитәкчеләренең фикер сөрешен, эш алымнарын яңалыкка таба үзгәртү өчен титаник хезмәте кирәк булды.
Айдар Салахов, район башлыгы:
– Авылда ферма бар икән, эш бар дигән сүз. Мәктәбе дә эшләячәк, клубы да. Башка социаль объектлар да төзеләчәк һәм эшләячәк. Авыл хуҗалыгындагы
тотрыклылык соңгы ике елда гына дәүләт программалары нигезендә клуб, медпункт, почтаны үз эченә алган ике функциональ үзәк төзергә мөмкинлек бирде. Ике ФАП ачылды, мәктәпләр капиталь ремонтланды.
Ел саен 5-6 күпкатлы йортларда капиталь ремонт бара. Быел да бу эш дәвам итә. Былтыр төзелгән өр- яңа “Шатлык” балалар бакчасына, быел ремонттан соң, тагын берсе өстәләчәк. Гимназия яңартылган, укыту стандартларына туры китерелгән бинага күчәчәк.
2014 елда терлекчелектә 20 гә якын объектта төзекләндерү, яңарту эшләре башкарылса, быел аларның саны сиксәннән артып китә. Нәсел ядросы туплану белән беррәттән быел да сөт җитештерүнең тулаем күрсәткече узган елгыга караганда көн саен 4 тоннага артык. Сөт арту – күрсәткеч кенә түгел, хуҗалыкларның экономикасы да. Сыер савучыларның хезмәт хакы күтәрелә бара. Шул ук ремонт эшләрен башкарырга да акча кирәк бит.
Юрий Исламов, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы:
- Фермаларда төзекләндерү эшләре, төрле яштәге бозауларга, таналарга ятаклар кору, кардаларда кышын да даими су эчерүне оештыру, печән белән тәэмин итү, кардаларны зурайту белән беррәттән нәсел ядросын булдыру кирәк иде. Район башлыгы Айдар Салахов нәселле таналар сорап, президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннехановка мөрәҗәгать иткәч, аңлау таптык. 2014 елда сөт җитештерү узган елга караганда 106,3 процент тәшкил итте.
Республика экономикасы ныклы булгач төрле дәүләт программалары аша районга былтыр ярты миллиард сумнан артык инвестицияләр кертелде. Быел район өчен бик кирәк булган объектларны төзү һәм ремонтлау, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү, күп катлы йортларда капиталь ремонт үткәрү дәвам итә.
Районда уртача хезмәт хакы башка авыл хуҗалыгы районнарыныкыннан ким түгел. Өстәвенә йөзләрчә нефтьче ай саен Минзәләдәге гаиләләренә 60-100 мең сум хезмәт хакы алып кайта. Районда супермаркетлар саны арта баруы райондашларыбызның сатып алу мөмкинлеге тиешле дәрәҗәдә дип уйларга нигез бирә.
Боларның барысы да райондагы бүгенге тотрыклылык алга бару, үсеш өчен нигез булып торуын раслый.
Нәтиҗәлелеккә бәянең төп критерие булып регионның иктисады һәм социаль үсеш динамикасы һәм биредә яшәүче халыкның башкарма властька мөнәсәбәте тора. Бәя бирү соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча үткәрелә. Күргәнегезчә, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, барлык социаль-экономик юнәлешләр буенча алга омтылышлы үсеш күрсәтә. Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның стратегиясе республикада тотрыклылык һәм үсеш тәэмин итә. Соңгы 5 елда Татарстан мөһим социаль-экономик күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен ныгытты, биредә эре инновацион проектлар киңәя бара.