1 нче мәктәпнең 11 сыйныфында 25 бала белем ала. Сыйныфта балалар үзара дустанә мөнәсәбәттә, шаяннар, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торалар. Сыйныф белән Ирина Ерофеева җитәкчелек итә. Алтын һәм көмеш медаль алырга 3 укучы претендент булып тора.
Укучылар Бөтенроссия олимпиадаларының республика турында да катнашканнар. Әйтик, Нияз Муллагалиев җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасында призер була. Кристина Давлеканова татар теле буенча район күләмендә узган олимпиадада җиңү яулый. Айзилә Фәттахова икътисад белеме буенча региональ олимпиадада район данын яклый.
Укучылар тырыш уку белән бергә актив тормыш рәвеше дә алып баралар – спорт чараларында катнашалар. Айдар Фәттахов милли көрәш буенча зона һәм республика ярышларында күп тапкырлар җиңү яулый, футбол буенча республика күләмендә узган ярышта призер була. Ел саен мәктәп күләмендә узучы “Үз спорт төреңә презентация” дигән чарада милли көрәш спорты хакында 3-8 сыйныф укучыларын да таныштыра, үзе яулаган грамоталар һәм кубокларын күрсәтә, балаларны да спортка өнди. Данияр Шәрипов исә гер спорты буенча төрле ярышларда җиңү яулаган егет, ул да шулай ук үз спорт төрен презентацияләүдә актив катнаша. Таңсылу Госманова волейбол бе- лән мавыга, Минзәлә җыелма командасы составында тора. 2012 елда республика күләмендә узган “Авыл уеннары” һәм “Көчлеләр кубогы” ярышларында әлеге команда 1 нче урынга ия була.
Фирүзә Гыйльметдинова Парижда узган “Талантлар салюты” конкурсында “Гран-При” яулый һәм 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек була, Миланда узган әлеге исемдәге конкурста 2 нче дәрәҗә лауреат исемен ала. Фирүзә белән Айзилә сыйныфның активистлары булып торалар, мәктәп һәм район күләмендә узган чараларда актив катнашалар. Андрей Ильин, Ислам Әхәтов, Айдар Фәттахов, Раушан Шәмсетдинов, Фаридун Кәримов 9 Май көнне мәктәпләр арасында уздырылган иң яхшы стройга басучылар конкурсында мәктәп командасына җиңү яуларга ярдәм итәләр.
Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф уку- чыларының иң зур теләге – БДИны яхшы нәтиҗәләргә тапшырып, киләчәктә үзләре сайлаган югары уку йорты студенты булу