30 майда Минзәлә районының беренче Сабан туе Әтрәкле авылында булачак. Максаты – бу төбәктә яшәүче халыкка аралашу мөмкинлеге тудыру. Актаныш-Мөслим-Минзәлә якларында туганлашып яшәүчеләр бик күп бит.
Бу авылда елдагыча Сабан туенда профессиональ җырчылар чыгыш ясаячак. Тирә-юньнән килгән иң көчле көрәшчеләр бил алышачак, ат асраучылар күп хәзер, димәк чабышкы атлары да, юртаклары да булачак.
Биредә бәйрәмне зурлап, килгән һәркемне хөрмәтләп үткәрә беләләр. Шуңа быел да әзерлек эшләре югары дәрәҗәдә бара.
31 майда исә традицион ярминкә үтәчәк. Ит сорап йөрүчеләр күп булгач, бу юлы хуҗалык җитәкчесе, район Советы депутаты Радик Фәттахов 15 үгез һәм тана суячакмын ди