Белгәнегезчә, Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар.
Үткән елдан башлап балаларның татар телен үзләштерүләрен тикшерү максатында, 9 класста укучылар тест тапшырдылар. Быел биремнәр үтәлешен видеокамералар “күзәтеп” торды. Үткән ел нәтиҗәләр шактый әйбәт булган иде. Быел бу тестны шәһәрнең өченче урта мәктәбендә 261 бала бирде. Татар мәктәпләрендә укучылар – 62, рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре – 50, рус төркемнәре – 149 бала. Тест биремнәренең катлаулылыгын Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итә. Кабул итү тәртибе дә кырысрак булган.
Хәзер мәктәпләрнең татар теле укытучыларын каушаулы борчылу көтә. Балалары сынатмадымы? Нәтиҗәләр 25 майга кадәр билгеле булачак. Быел, белем дәрәҗәсен күрсәтеп, сертификат (аттестат кебегрәк була инде) биреләчәк.
Быел тугызынчы класслар математика һәм рус теленнән дә мәҗбүри имтихан бирәчәкләр. 27 май – математика, 3 июнь – рус теле.