Тукай туган көндә

2015 елның 16 мае, шимбә

Габдулла Тукай тууга 129 ел тулу уңаеннан үзәкләштерелгән китапханәдә “...И мөкатдәс, моңлы сазым!” дип аталган шигырь укучылар конкурсы узды.

Анда районыбыз мәктәпләрендәге татар теле укытучылары белән берлектә укучылар – ба­рысы 83 кеше катнаш­ты. Әлеге чара район китапханәсе, “Минзәлә” – “Мензеля” ММҮ, гим­назия, район мәдәният сарае белән берлектә уз­дырылды. Күпләр конкур­ска иҗади якын килергә тырышканнар. Әйтик, Тауасты Байларның кечкенә артистлары һәрвакыттагыча югары­лыкта иделәр. Шулай ук Кадрәк (Рәүф Шакиров), Усай (Азат Гәрәев, “Су анасы” шигырен укыды), 1 нче мәктәп (Валерия Чер­нова синтезатор акком­понементы астында “Би­шек җырын” башкарды, Владлен Кузьмин шигырь сөйләде), Иркәнәш, Урыс, Тәкермән, Аю мәктәпләре укучылары чыгышлары да бик үзенчәлекле бул­ды. Самат Камалов (Татар Мөшегесе) “Туган тел” ши­гырен сөйләгәндә, хәтта курайда да уйнап алды. Урыс авылыннан килгән әрмән кызы Ани Фарма­нян (икенче рәсемдә) та­тар телендә чиста итеп шагыйрьнең “Киңәш” ши­гырен укыды.

Конкурс ике сәгать дәвам итте. “ТАТМЕ­ДИА” АҖның “Минзәлә” мәгълүмати мөхәррият үзәге филиалы каршын­да эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучко­ва Әдәбият елы уңаеннан нинди эш алып барылуы хакында бәян итте, рус һәм татар телләрендә район газетасында чык­кан “Әдәбият һәм сәнгать” битләрен күрсәтте.

Бәйрәмдә катнашучы­лар район мәдәният са­рае методисты Лениза Якиева белән берлектә, бәйгене йомгаклап, Тукай сүзләренә язылган һәм шигъри кичәләрнең гим­нына әверелгән “Туган тел” җырын башкарды­лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International