Юллама юл яра

2015 елның 16 мае, шимбә

Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, яшь белгечләрне предприятиеләргә эшкә урнаштыруны гарантияләү максатында республика югары уку йортларына максатчан юллама бирүгә зур әһәмият бирә.

Быел Минзәлә райо­ны мәктәпләрен тәмам- лаучылар да мондый мөмкинлектән файдала­начаклар. Нәрсә соң ул максатчан юллама? Ул предприятиегә яки дәүләт органына, җирле власть­ка кирәкле белгечне Фе­дераль һәм Татарстан казнасы хисабына укытуМондый юллама бирүче дипломлы яшь белгечне эш белән тәэмин итүне дә гарантияли. Мак­сатчан юллама югары уку йортына керү өчен зур мөмкинлекләр ача. Минзәлә район башкар­ма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурһади Гыйльфанов әйткәнчә, апрель башында махсус комиссия булдырылды:

– Мәгариф идарәсе районыбыз мәктәпләренә кирәкле белгечләр әзерләү өчен сәләтле яшьләргә югары уку йорт­ларына керергә максат­чан юллама бирү буенча актив эш алып барды. Район җитәкчелеге юга­ры уку йортына керергә теләүчеләрнең барысы­на да максатчан юллама бирә алмый, әлбәттә. Шу­лай да безнең районнан медицина юнәлешендә – 3, юрист белгечлеге буенча – 1, педагог – 1, төзүче юнәлешендә – 3 һәм социаль хезмәткәр белгечлеге алу өчен бер заявка җибәрелде. Алга таба, барысына да квота­лар бирелгән очракта, уку йорты белән предприятие (оешма) арасында килешү төзелеп, булачак белгеч максатчан уку програм­масы буенча белем ала дигән сүз.

Максатчан юллама буенча район яшьләре моңа кадәр дә югары уку йортларында укыдылар. Әмма районга эшкә кай­тучылар бик сирәк. Үзе генә түгел, медицина белгечлеге алган тормыш иптәше белән районга эшкә кайткан минзәләле Роман Әхмәтҗанов – шундыйларның берсе.

Бу фикернең дөрес түгеллеген раслау өчен, бюджет акчасына белем алып, район квотасыннан файдаланып, белгечлек алып эшләүчеләрдән хәбәр көтәбез.

акцент ТРның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина районга ясаган визиты барышында гражданнарны кабул иткәндә, ничә минзәләленең бюджет акчасына медицина вузында укуы белән кызыксынды. Андыйларның саны, кайчан укула­рын төгәлләячәкләре хакында төгәл генә җавап алмагач: “Бюджет акчаларын әрәм итәргә сез әллә бик баймы?”, - дип, тиз арада кемнең кайчан уку йортын тәмамлаячагын ачыкларга кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International