Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк

2015 елның 16 мае, шимбә

3 нче июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү“ проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак.

Эшмәкәрләр Татарстан Республикасы лидеры белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә ти­ешле конкрет мәсьәләләрне хәл итәчәкләр, пробле­маларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесмен­нар әлеге очрашуда катнашу өчен 20нче майга кадәр теркәлү уза ала.

Очрашуны ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномо­ченный Тимур Нагуманов оештыра. Татарстан Ре­спубликасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белән мондый ачыктан-ачык сөйләшү агымдагы елның март аенда Казанда үткән иде инде. Анда эшмәкәрләр төрле темаларга 25тән артык со­рау бирделәр: Татарстанда салым каникуллары, мобиль сәүдәне үстерү, кредитларга процент став­каларын күтәрү, сәнәгать парклары проблемалары һәм башкалар. Сөйләшүдә 100дән артык эшмәкәр катнашты. Рөстәм Миңнеханов барлык сораулар­га да җавап бирде һәм министрлар алдына биредә яңгыраган проблемаларны хәл итү бурычын куйды.

“Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү“ про­екты 2014нче ел азагыннан бирле даими режимда эшли. Эшмәкәрләрнең власть органнарында хезмәт куючы беренче затлар белән очрашулары һәр ике атна саен уздырылып тора. Бизнес вәкилләре Казан мэры Илдус Метшин, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Александр Гру­ничев (ТР ФАС), Марина Патяшина (ТР Роспотреб­надзоры), Артем Сидоров (ТР Минэкология) һәм башкалар белән очраштылар. Проект бизнеста уңай хәл ителгән проблемаларның дистәләгән тарихын туплады.

Тимур Нагуманов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномочен­ный:

– Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов минем каршыма бурыч куйды: бизнес белән турыдан-туры аралашуны, диалогны җайга салырга. Проблемалар­ны, зарларны тыңлап кына утыру формасында түгел, ә киредән оператив бәйләнеш – эшмәкәрләрнең кон­крет сорауларын хәл итү юлы белән. Без Россиядә беренчеләрдән булып мондый форматта эшләүне җәелдереп җибәрдек, министрлык һәм ведомство вәкилләре белән эшмәкәрләрнең берничә очрашу­ын уздырдык. Мондый очрашулар аена ике тапкыр, ә югары дәрәҗәдә Татарстан лидеры катнашында бул­ганнары квартал саен уза.

Рөстәм Миңнехановка сорау бирү өчен эшмә- кәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru э лектрон п очтасына г а­риза юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International