Уртак Җиңүебез бу!

2015 елның 15 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 70 еллыгы Минзәләбездә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч мизгелләр белән үрелеп барды.

 Үзәк стадионда иртәдән бирле бәйрәм рухы хакимлек итте. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугы­шы тәмамлануга җиде дистә ел узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алма­ган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның саны елдан-ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый. Җиңү көне – яшь­ле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул.

Сугыш чорлары музыкасы уйнап тор­ды, строй белән бармаган халык шун­да ашыкты. Район хәрби комиссариаты янына җыелган сугыш һәм тыл ветеран­нары, әфган сугышы каһарманнары, кай­нар нокталарда хезмәт итүчеләр, район җитәкчеләре, якташ геройларыбызның портретларын тоткан, әләм йөртүчеләр, ак атка атланып маршал Жуков белән бер сафка басып, “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар, уку йортла­ры коллективларының “тере” коридор­лары буенча җәяүләп стадионга чаклы бардылар. Җәяү йөри алмаган ветеран­нарыбыз почетлы кунак булып җиңел машиналарда, автобусларда килеп җиттеләр. Алар артыннан хезмәт кол­лективлары, уку йортларында укучылар стадионга килеп керделәр.

Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, имин тормыш теләде. Җиңү көненең чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме, уртак го­рурлыгыбыз, бәяләп бетергесез казаны­шыбыз дип билгеләп үтте.

Тантанада Татарстан Республикасы-ның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре ми­нистры Азат Хамаев катнашты.

Ул Татарстан Респу­бликасы Президенты вазыйфаларын вакыт­лыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен юллады. Ул шулай ук яшь бу­ынны халкыбызның каһарманлыгы, Ватан­га тугрылыгы, авырлык- лардан курка белмәве рухында тәрбияләп, рух күтәренкелегенең, бердәм булып, дуслыкның җиңеп чыгуы аркасында фашистларны җиңдек дип ассызыклады. Аннан соң Айдар Салахов һәм Азат Хамаев районыбыз авылларында мемори­аль комплекслар төзүдә актив катнашканнары өчен Татарстан Респу­бликасы Президенты Рәхмәт хаты белән Эду­ард Кузнецовны, Татар­стан Республикасы Ми­нистрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән Таһирҗан Шәриповны, Илгизәр Әхмәтхановны бүләкләделәр.

Аннан соң театраль композиция башлан­ды. Мәйдан уртасында сугышка чаклы чорлар яңартылды: чыгарылыш кичәсе, кинәт кенә бом­балар шартлавы, пуля­лар сызгыруы ишетелде, сугыш башланды дип Ле­витан тавышы яңгырады, “Священная война” җыры башкарылды. Сугыш­ка ирекле төстә фронт­ка язылулар башланды, ир-егетләрне озаталар. Композицияләрдә “Ватан ана”, “Гранаталы солдат”, “Тылда”, “Ана сагышы”, “Мәңгелек ут” монумент­лары яңарды, пәйда булды. Үзебезнең театр артистлары бу постанов­каларны һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә баш­карып чыктылар. Бәй- рәмгә килгән халык театральләштерелгән та­машаны яратып карады. Стадион эчендә “Блин­даж”, “Элемтә һәм хәбәр итү, һава гаскәрләрен күзәтү”, “Кыр госпитале”, “Кинотеатр”, “Партизан­нар”, “Яшь натуралист­лар станциясе”, “Фронт агитбригадасы”, “Ве­лосипедлы почтальон” “Кыр кухнясы” кебек экспозицияләрне дә ха­лык бик яратып карады, кызыксынды. Стадион­га бер-бер артлы сугыш эпизодларын күрсәткән “Бресть крепосте” (Мен­зелинскагрохимс ервис ААҖ), “Ленинград бло­кадасы” (тикшерү изо­ляторы), “Минзәлә зе­нитчылары” (Квадрат ҖЧҖ), “Павлов йорты” ШЭ Салмин), “Самуил Та­пиков батырлыгы” (Гарант Плюс ҖЧҖ), “Концлагерь” (Монолит ҖЧҖ), “Парти­заннар олавы” (Минзәлә нәсел предприятиесе, ат конюшнясы, район вете­ринария берләшмәсе), “Элемтәчеләр сугыш чо­рында” (РУЭС), “Балалар йортлары” (2 урта мәктәп), “Матросов батырлыгы” (Лига ҖЧҖ), “Рейхстаг­ны алу” (ПМК Мелиора­ция ААҖ), Сугышчы-азат итүче”, “автоузышчы­лар” (икесе дә Минзәлә автомәктәбеннән) авто­машиналар кортежла­ры керде. Кадет мәктәбе укучылары “спецназ” сугышчылары чыгышын күрсәттеләр. Аннан соң Минзәлә аэроклубы са­молеты очар кошлар биеклегеннән листовка­лар таратты, килгән ха­лык аларны җыеп алып өйләренә истәлеккә дә алып китте. Аннан соң “кы­зыл мәк”ләр хореографик композицияне Минзәлә медицина училище/техни­кумы студентлары куйды, алар мәйдан уртасына 70 ел дип язып куйдылар.

Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәте- нә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев мемориальгә чәчәкләр салды, алар артыннан Бөек Ватан су­гышында һәлак булучы­лар истәлегенә куелган мемориальне хезмәт кол­лективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр тере чәчәкләр, венокларга күмделәр. Бер минут тын­лык игълан ителде, хәрби залп яңгырады.

Стадионда кыр кухня­сы эшләде, килгән халык карабодай ярмасыннан әзерләнгән солдат бот­касы һәм “йөз граммнан” авыз итте. Соңыннан хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары “Минзәлә” кафесында мул итеп әзерләнгән бәйрәм табы­ны артында сыйланды­лар. Аларны анда да рай­он башлыгы Айдар Сала­хов тагы бер кат бәйрәм белән тәбрик итте.

Рәхмәт, Солдат! Батыр- лыгыңны данлап баш ия­без сиңа бүген дә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International