Экватор сызыгын уздык

2015 елның 15 мае, җомга

Районыбыз хуҗалыклары барлыгы 27451 гектарда язгы чәчү үткәрделәр, шуның сабан бодае – 11500, арпа – 10650, солы – 751, борчак – 250, бөртек өчен кукуруз – 400, берьеллык үләннәр һәм азык катнаш­масы – 4100, рапс – 1200, силос өчен кукуруз 100 гектар чәчелде. Бүгенге көндә планлаштырылган мәйданнарның 54 процентында язгы чәчү үткәрелде. Сабан ашлыкларының 64 проценты чәчелде. Көннәр аяз торса, язгы чәчү тагы бер атнадан төгәлләнәчәк. Хәзерге вакытта район хуҗалыклары кырларында үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чык­кач тырмалау, чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International