Габдулла Тукай тууга 129 ел тулу уңаеннан үзәкләштерелгән китапханәдә “...И мөкатдәс, моңлы сазым!” дип аталган шигырь укучылар конкурсы узды.
Анда районыбыз мәктәпләрендәге татар теле укытучылары белән берлектә укучылар – барысы 83 кеше катнашты. Әлеге чара район китапханәсе, “Минзәлә” – “Мензеля” ММҮ, гимсарае белән берлектә уздырылды. Күпләр конкурска иҗади якын килергә тырышканнар. Әйтик, Тауасты Байларның кечкенә артистлары һәрвакыттагыча югарылыкта иделәр. Шулай ук Кадрәк (Рәүф Шакиров), Усай (Азат Гәрәев, “Су анасы” шигырен укыды), 1 нче мәктәп (Валерия Чернова синтезатор аккомпонементы астында “Бишек җырын” башкарды, Владлен Кузьмин шигырь сөйләде), Иркәнәш, Урыс, Тәкермән, Аю мәктәпләре укучылары чыгышлары да бик үзенчәлекле булды. Самат Камалов (Татар Мөшегесе) “Туган тел” шигырен сөйләгәндә, хәтта курайда да уйнап алды. Урыс авылыннан килгән әрмән кызы Ани Фарманян (икенче рәсемдә) татар телендә чиста итеп шагыйрьнең “Киңәш” шигырен укыды.
Конкурс ике сәгать дәвам итте. “ТАТМЕДИА” АҖның “Минзәлә” мәгълүмати мөхәррият үзәге филиалы каршында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова Әдәбият елы уңаеннан нинди эш алып барылуы хакында бәян итте, рус һәм татар телләрендә район газетасында чыккан “Әдәбият һәм сәнгать” битләрен күрсәтте.
Бәйрәмдә катнашучылар район мәдәният сарае методисты Лениза Якиева белән берлектә, бәйгене йомгаклап, Тукай сүзләренә язылган һәм шигъри кичәләрнең гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкардылар.