Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Республикабызда яңа өйләнешкән яшь парлар белән бәйле яңалык барлыкка килде.
9 май көнне Казан шәһәрендәге Җиңү паркы ачылу тантанасына республиканың төрле районнарыннан яшь парлар чакырылды. Әлеге чарада безнең районан 24 апрель көнне көне законлы рәвештә никахларын теркәгән Вәлиевләр гаиләсе катнашты. Кияү Рәис Вәлиев һәм кәләш Айсылу Авзалова (вакытсыз арабыздан киткән хезмәттәшебез Асия Авзалованың кызы) Казанда парк ачылу тантанасын күзәттеләр, башкала кунагы булып кайттылар.