Медицина ярдәменең сыйфатына карата сорауларыгыз булса...

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

29 нчы майда медицина ярдәме күрсәтелү һәм аның сыйфатына кагылышлы кагыйдәләрнең ни рәвешле саклануы һәм әлеге мәсьәләлр буенча ха­лыкка хокукый ярдәм күрсәтү масатыннан “кайнар линия” телефоннары ачылачак.

Бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарга ТРда кеше хокуклары буенча Уполномоченный Ап­параты, ТРның сәламәтлек министрлыгы, ТРның мәҗбүри медицина иминияте фонды, ТР буенча Рос­сия сәламәтлеккә күзәтчелек итү оешмасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

Телефоннар: 8(843) 236-40-62, 8(843) 236-89-15, 8(843) 236-40-17. Консультация вакыты 10 нан 17 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International