Минзәләдә янгын сүндерүчеләр янгыннан саклану өчен автоматлаштырылган сигнализациягә тоташырга киңәш итәләр.
Автоматлашкан янгын һәм янгын сүндерү сигнализациясе җиһазлары кайбер учреждениеләр һәм оешмаларда билгеләнгән радиоканал һәм автоматлашкан башка элемтә сызыклары янгыннан саклау подраз делениеләренә тоташтырылган булырга тиеш.
Бу балалар бакчаларында, махсуслашкан картлар һәм инвалидлар йортларында, хастаханәләрдә, кунакханәләрдә, тулай торакларда, интернат- мәктәпләрдә һәм балалар учреждениеләренең йокы бүлмәләрендә, мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында дигән сүз. Сер түгел, янгыннан саклау автоматикасы кайчак сафтан чыгарга мөмкин, ә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре моны озак вакыт узгач кына ачыклыйлар. Мониторингның әлеге системасы проблеманы шунда ук ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә ярдәм итә. Болардан тыш объектларны мониторинг системасына тоташтыру “кеше факторы”н булдырмый, ә бу әлбәттә, янгыннан саклану дәрәҗәсен арттыра.
“Янгын куркынычсызлыгы турындагы техник регламент” Федераль законы гамәлгә керү белән, Актаныш һәм Минзәлә районнарында күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлек хезмәткәрләре тарафыннан язмача хәбәр җибәрелде.
Бүгенге көнгә әлеге система белән объектларның 50 проценты җиһазландырылган. Әлеге эш белән уку йортлары һәм социаль объектлар җитәкчеләре актив шөгыльләнә. Бүгенге көндә Минзәлә районында бер генә кунакханә дә радиоканал системасы белән җиһазландырылмаган. Шундый очраклар бар, бу категориягә кермәүче кайбер объектлар җитәкчеләре дә системаның нәтиҗәлелеген белеп, тоташу өчен үзләре үк белгечләргә киләләр. Чөнки системаның булуы янгын чыккан урынга килеп җитү вакытын арттыра.
Альберт ТИМЕРХАНОВ,
күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлек начальнигы