Төнге экскурсия

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Халыкара музейлар көне бөтен дөньяда 1977 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан быел туган якны өйрәнү музее махсус акция игълан итә. Акция исә Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

16 май көнне 18-19.00 сәгатьләрдә нацистик карашның килеп чыгу тарихы, Украинаның бүгенге халәтен чагылдырган “STOP NAZISM!” дип атал­ган күргәзмә эшләячәк. Шул ук көнне 19-20.00 сәгатьләрдә исә Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган музей фондында сакланган экспонатлар күрсәтеләчәк, сугыш чорында язылган хатлар укы­лачак. 21-22.00 сәгатьтә исә документаль фильмнар белән кызыксынучылар өчен 1941-1945 елларда бло­каданы кичкән Ленинград шәһәре (“Непокоренный город”) хакында төшерелгән кадрлар күрсәтеләчәк. Шушы ук вакытта Варшава геттосыннан балаларны коткарган ханым хакындагы “Храброе сердце Ирены Сэндлер” кинофильмы да тамашачылар хозурына җиткереләчәк.

18 май көнне төбәгебез тарихына битараф булма­ган һәркем музейга рәхим итә ала, бу көнне анда 8-17 сәгатьләрдә “Ачык ишекләр көне” уздырыла.

Балигъ булган һәр минзәләле өчен 19-22 май көннәрендә 21-22.30 сәгатьләрдә “Тарихи үткәнебезгә ачкыч” дип аталган сәяхәт оештырыла. Моның өчен 10-15 кешедән торган команда тупларга һәм 3-12-03 телефонына шалтыратып заявка калды­рырга гына кирәк..

Лариса КАРАМОВА, туган якны өйрәнү музее директоры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International