Язгы-кыр эшләренең барышын шәхси контрольдә тоту максатында республика лидеры Рөстәм Миннеханов районнарга ясаган визиты кысаларында Минзәләдә булды.
Хуҗалык, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов сезгә продукция җитештерүне арттырасы бар дип белдерде.