Юбилейны каршылыйбыз

2015 елның 8 мае, җомга

9 май көнне, 8.30 сәгатьтә, сугыш һәм тыл ветеран­нары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хәрби комис­сариат янына җыелалар. “Тере” коридор аша алар Ле­нин исемендәге паркка юнәлә. Район Мәдәният сарае, казанчылык, лесхоз, драма театры биналары, “Пяте­рочка” кибете, “Минзәлә” кафесы янәшәсендә музыка уйнаячак, әдәби-музыкаль композицияләр куелачак. Соңгыларына килгәндә, быел тагын өч өр-яңа компо­зиция куелачак (шул исәптән, маршал Жуков образы да гәүдәләндереләчәк).

9 май көнне, 9 сәгатьтә, стадионда ветераннар халык хоры, сәнгать мәктәбе, район Мәдәният са­рае солистлары катнашында концерт башланачак. 10 сәгатьтә Ленин исемендәге стадионда Җиңү парады башланачак.

Барлык минзәләлеләрне һәм килгән кунакларны бәйрәм тантаналарында катнашырга чакырабыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International