Традициягә тугры калып, районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлауны быел да дәвам итәбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу чорда сезнең буынның Ватаныбыз өчен кылган батырлыклары хөрмәт һәм соклану уята, казанышлары тагын да көчлерәк яңгырый, аһәңе арта.
1 май көнне - Анна Владимировна АРМЯНИНОВА (Минзәлә), 2 май көнне – Анастасия Михайловна ЗВЕРЕВА (Минзәлә), 9 майда – Фәһимә Шәйхразый кызы БАҺАВЕТДИНОВА (Иске Иркәнәш) 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләкләр тапшырылды.
3 май көнне Шәмсенур Миңнемөхәммәт кызы ТИМЕРГАЛИНА (Минзәлә) 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
1-10 май көннәрендә Нина Александровна ДОКУКИНА (Минзәлә), Александра Петровна КОЗЛОВА (Яңа Маҗын), Динәис Хәбибулла улы ТИМЕРХАНОВ (Минзәлә), Гөлчирә Хафиз кызы ХАРИСОВА (Минзәлә), Еля Александровна ЧИГВИНЦЕВА (Минзәлә) 80 яшьләрен тутырдылар.
Рәис Хисам улы ӘХМӘТОВ (Минзәлә), Валентина Александровна ГАЛИЕВА (Минзәлә), Хәсән Заһир улы ЗАҺИРОВ (Минзәлә), Фәйрүзә Лотфулла кызы ЗӘЙНӘШЕВА (Бикбау), Назыйма Минһаҗ кызы ЗАКИРОВА (Гөлек), Нәфисә Зияр кызы МИҢНЕӘХМӘТОВА (Минзәлә), Нәзирә Талбетдин кызы МӨХӘММӘТОВА (Минзәлә), Фәйрүзә Кашфразый кызы ФӘРХЕТДИНОВА (Яңа Мәлкән), Зоя Николаевна ФИЛИППОВА (Минзәлә), Рәзинә Хамат кызы ШӘЙХЕТДИНОВА (Тулбай), Александр Павлович ШУБИН (Минзәлә) 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да олуг юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Халкыбыз, Татарстаныбыз һәм районыбыз хакына кылган хезмәтегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәт!
Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр район тормышында актив катнашсын, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яуласын. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки сезнең йөрәгегездә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши. Теләкләрнең иң зурысы – сау-сәламәт булыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле, тыныч гомер кичерергә язсын.
Ихтирам белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.
(Мәгълүматлар район социаль яклау бүлегеннән алынды.)