Җиңү килде җирне нурга күмеп!

2015 елның 8 мае, җомга

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән тәбрик итәм!

1945 елның 9 мае – гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Бөек Җиңү ифрат зур корбан­нар бәрабәренә яуланды. Ирләре һәм улла­ры сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган аналарның, хатыннарның ачы кайгысын, гено­цид, фашист итеге астында калган җирләрдә кол хәлендә гомер сөрү авырлыгын, ачлык­ны, блокада газабын, бөек мәдәниятебезнең кыйммәтле җәүһәрләре юкка чыгарылу ке­бек вәхшилекне бәяләп, сүз белән тасвирлап бетерү мөмкин түгел.

Районыбыздан сугышка киткән 15 мең кешенең 8 меңгә якыны туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Бездә сугыш хәсрәте кагылмаган бер генә гаилә дә калмады. Зур батырлык күрсәтүләре өчен сугышта катнашучыларның һәрберсе диярлек орден- медальләр белән бүләкләнде, дүрт якташы­бызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ике кеше тулы Дан орденнары кавалерлары булып кайттылар. Сугыш фронтның алгы сы­зыгында гына түгел, тылда да барды. Көче булган һәркем халык хуҗалыгында – басулар­да, заводларда эшләде, хатын-кызларыбыз оборона корылмалары төзүдә катнаштылар. Хезмәт батырлыклары өчен ветераннары­бызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзерге вакытта ветераннарыбызның тормыш шарт­ларын яхшырту өчен фатирлар бирелә, фе­дераль, республика, район күләмендә төрле программалар эшли. Хөрмәтле ветераннар! Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт! Барыгызга да нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез, якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, озак яшәргә язсын. Дөньялар тыныч булсын! Бөек Җиңү көне белән!

Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International