28 апрельдә Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов республикабызның төрле районнарыннан килгән 17 ветеранга, тыл хезмәтчәннәренә, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медальләре тапшырды. Шулай ук Республиканың күренекле затларына хезмәттәге уңышлары өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру булды. Татарстан Республикасы лидеры кулыннан барлыгы 62 кеше дәүләт бүләкләре алды. Быел районда үтәчәк бәйрәм тантанасында колоннада тәүге тапкыр тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары барачак.
Минзәлә район хәрби комиссариаты аша Бөек Ватан сугышына Минзәлә, Ворошилов, Калинин районнарыннан 11560 кеше китә, шуларның 8 меңгә якыны туган якларына әйләнеп кайта алмыйча, яу кырында ятып калды. Сугышта катнашучы һәрбер минзәләленең сугышчан хезмәтләре дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде, дүрт якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ике якташыбыз – Дан орденнарының тулы кавалеры.
Тылдагы бөтен авырлык әтиләрен, якыннарын дошман явына озаткан хатын-кызлар һәм яшүсмерләрнең ныгып җитмәгән иңсәсенә төшә. Күпләре колхоз кырларында һәм завод цехларында эшләү өчен укуларын ташларга мәҗбүр була. Белем алырга өлгермәгән, ата назы күрмәгән буын, менә шулай иртә өлгереп, без бүген тынычта яшәсен өчен көчен һәм гомерен сала. Үзләре ач килеш үстерелгән икмәкне бөртегенә кадәр фронтка озатканда, аларның яралы күңелен бер генә теләк җылыта: “Җиңү тизрәк килсен иде!” Менә шул рәвешле, җиңүне якынайтуга бар көчләрен сала алар. 548 тыл хезмәтчәне “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
Фронтка икмәк сугыш кораллары кебек үк кирәк, – сугыш елларында районыбыздагы хуҗалык эшчәннәре шундый лозунг астында эшлиләр. Хуҗалыклар дәүләткә ашлык тапшыру йөкләмәсен үтәп, өстәмә рәвештә Кызыл Армия фондына да ашлык тапшыралар.
Сергей Владимиров, район хәрби комиссары:
– 1942 елда райондагы колхозчылар “Татарстан колхозчысы” танк колоннасы төзелешенә 2 млн сум акча кертәләр, самолетлар төзелешенә дә әледән әле акча тапшырып торучылар саны бихисап була.
Бөтен ил белән беррәттән, минзәләлеләр дә хезмәт ияләренең оборона фонды төзү хәрәкәтенә актив кушылалар: үзләренең җыйган акчаларын, дәүләт займы облигацияләрен, кыйммәтле әйберләрен, авыл хуҗалыгы продуктларын шушы фондка тапшыралар. 1943 елның соңгы ике аенда гына да район хезмәт ияләре сугышчыларга бүләк итеп 530 пар бияләй, 690 пар оекбаш, 16 тун, 600 кг га якын йон, 610 тире һ.б.лар җыеп җибәрәләр. 1944 ел башында Җиңү фонды төзү хәрәкәте киң җәелә, якташларыбыз шушы хәрәкәткә дә актив кушылалар.
Сугыш чорында хезмәт ияләренең Минзәлә район Советына, башкарма комитетына җаваплы бурычлар йөкләнә. Шуларның берсе – Кызыл Армия өчен резерв әзерләү, шушы максаттан районда махсус танк истребительләре, пулеметчылар, миномётчылар әзерләү подразделениеләре оештырыла. Әлеге подразделениеләр 1926 елгы яшь егетләрдән туплана. Занятиеләр Бикбау, Канонерка, Иске Мәлкән, Юртау авылларындагы өйрәнү пунктларында үтә. Хәзерге сөт заводы территориясендә пехота һәм саперлар хәзерли торган хәрби курслар эшли.
Район колхозчылары, эшчеләре һәм хезмәткәрләре герой шәһәр Сталинградка ярдәм күрсәтүдә актив катнашалар. Берничә көн эчендә генә дә 425 мең сум акча, 1000 данә йомырка, 16 кг йон, 40 баш сарык, башка төрле кирәк-яраклар җыела.
Район Советы алдына куелган мөһим бурычларның берсе эвак уацияләнүчеләрне сыендыру белән бәйле була. Әйтик, 1941 елның 17 июлендәге исәпләүләр күрсәткәнчә, шәһәрдәге мәктәпләргә, тулай торакларга, клубларга, башка иркен биналарга 1645 кешене, авыллардагы мәктәп һәм клубларга 940 кешене урнаштыру мөмкинлеге барлап куела. 1941 елның 24 июлендә шәһәр читендә аэродром төзү өчен участок чикләре билгеләнә. 1941 елның 25 июлендә Кызыл Армия хаҗәтләре өчен районнан 9 йөк машинасы җибәрү турында күрсәтмә алына. Эвакуацияләнгән балалар өчен шәһәрдә 100 у рынга, И ске М аҗын авылында 50 урынга балалар бакчасы ачу турында карар кабул ителә. 1941 елның 1 сентябрендә шәһәргә беренче тапкыр 55 нче санлы балалар йорты (балалар белән тәрбиячеләр барлыгы 187 кеше) эвакуацияләнә. Минзәлә шәһәре генә түгел, авыллар да Мәскәү, Ленинград, Петрозаводск, Украина, Кинешма, Вологда якларындагы детдомнардан, интернатлардан китерелгән балаларны һәм тәрбиячеләрне сыендыра (шушы елларда 50дән артык ятим баланы гаиләләр уллыкка яки кызлыкка ала).
Минзәләгә аерым гаи- ләләрдән тыш, 1941 елның октябрендә Мәскәү Кызылбайрак хәрби-инженер училищесы эвакуацияләнә. Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курслар 1941 елның көзендә Минзәләдәге педагогия техникумында оештырыла. Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил дә 1941 елның декабрендә әлеге курсларны тәмамлый, өлкән политрук булып 1942 елда Мәскәү аша фронтка китә.
Минзәлә авыл хуҗа- лыгы техникумында укулар туктатылмый, авыл хуҗалыгы өчен зоотехниклар, умартачылар әзерләү дәвам итә. Моннан тыш Бөек Ватан сугышы елларында колхоз- совхозлар өчен кадрлар әзерләү буенча алты айлык курслар эшли, 1942- 1945 елларда әлеге курсларда 194 кадр әзерләнә, сугыш чорында бер айлык курсларда 441 колхоз рәисе квалификациясен күтәрә. Элеккеге көнкүреш хез- мәте күрсәтү комбинаты бинасында авыр яралы сугышчылар өчен госпиталь ачыла. Яралылар килү күбәйгәч, авыл хуҗалыгы техникумы бинасында да госпиталь оештырыла.
Минзәлә театрыннан Бөек Ватан сугышына 26 кеше китә (12се яу кырында ятып кала), ләкин театр халыккка хезмәт итүен дәвам итә. Сугыш кырыннан сафлары сирәгәеп, иҗади хезмәткә сусап кайткан ир кешеләр театр эшенә яңа дәрт белән тотыналар. Беренче булып театр “Берлиннан 40 чакрымда” исемдәге әсәрне әзерли. Артистлар бу спектакльне сугышта киеп йөргән гимнастеркаларында уйныйлар.
Лариса Карамова, туган якны өйрәнү музее директоры:
– Өлкәннәр генә түгел, балалар да фронтка актив ярдәм итәләр. 1 нче урта мәктәп каршында яшь натуралистлар станциясе эшли. Балалар яшелчә, җиләк-җимеш, бодай, кукуруз үстерәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр, йорт куяннары үстерәләр. Ту ган якны өйрәнү музеенда И.Сталинның телеграммасы саклана, ул анда Галина Чукавина җитәкчелегендәге яшь натуралистлар станциясенә оборона фондына 15 мең сум акча тапшырган өчен рәхмәтен белдерә.
Минзәләлеләрнең Җи- ңүне якынайтуга куйган хезмәтләрен күз алдына китерергә тарих битләреннән, ветераннар сөйләгән истәлекләрдән алынган санаулы мисаллар болар. 70 ел эчендә ничәмә ничә буын үсте. Әмма илебез халкының үлемсез батырлыгы һәм тарихи җиңүе хәтерләрдә мәңге җуелмас. Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә бурычлы.
Татарстанда ветераннарга хөрмәт күрсәтелә, бүгенге тыныч тормыш өчен гомерләрен аямаганнар онытылмый. Республикабыз халкы Ватаныбызны фашизм тырнагыннан коткару өчен утка-суга кергән, Җиңүне якынайту өчен тылдагылар көне-төне хезмәт куйган. 186 татарстанлы – Советлар Союзы Геройлары. 1941-1945 елгы сынауда якташларыбыз фидакарьлек, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек үрнәкләре күрсәттеләр.
Татьяна Мясникова, район социаль яклау бүлеге начальнигы:
– Районыбызда 39 инвалид һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеран яши. Кызыл Армияне корал, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин иткән, илнең хезмәт ритмын үз иңсәләрендә күтәргән 877 тыл хезмәтчәне, 43 тол ветеран исәпләнә.