Бүгенге көндә 2 нче урта мәктәпнең 11нче сыйныфында 15 бала белем ала. Төпле киңәшләре, акыллы сүзләре белән һәрдаим ярдәм итеп торучы Гөлфинә Хамаева әлеге укучылар белән 5 нче сыйныфтан ук җитәкчелек итә.
Сыйныф укучылары мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында, мәдәни чараларда актив катнашалар. Югары нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Узган уку елында мәктәп укучылары арасында район күләмендә үткән КВНда әлеге сыйныф беренче урынны ала. Районда узучы фән олимпиадаларында да сынатмый әлеге укучылар: Регина Сугаепова татар әдәбиятыннан җиңү яулап, республика олимпиадасында катнашу бәхетенә ирешә, татар теле фәне буенча район олимпиадасында 3 нче урынны ала. Регина киләчәк тормышын табиб һөнәре белән бәйләргә ниятли, теләге – Казан дәүләт медицина университеты студенты булу. Татьяна Мясникова рус теле, Арина Муринова рус әдәбияты, Ильяс Гыйльманов хокук белеме фәннәреннән район буенча 2 нче урынга лаек булалар. Татьяна белән Ильяс алга таба укуларын Казан дәүләт федераль университетында дәвам итәргә телиләр, ә Арина Муринова Алабугадагы югары уку йортын сайлаган.
Анастасия Чуркина кечке- нәдән үк рәсем ясау белән мавыга, Балалар иҗат йортындагы рәсем түгәрәгенә йөри. Узган ел Чаллы шәһәрендә узган рәсем ясаучылар конкурсында 1 нче урынны ала, ә хәзер исә кәгазьдән өс киеме тегеп, “Арт Авеню” дип аталучы Чаллыда узачак дизайнерларның халыкара конкурсында әлеге костюмны тәкъдим итәргә әзерләнә. Настя киләчәктә дә шушы юнәлештә белемнәрен тирәнәйтүне максат итеп, КФУның Чаллы филиалындагы ландшафт дизайнеры факультетына укырга керергә ниятләп тора.
Әлеге бердәм, укырга атлыгып торучы егетләр һәм кызлар Казан, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә тулы куәтенә эшләп килүче югары уку йортларында белем алып, киләчәктә шул һөнәрләре буенча эшкә урнашып, районыбыз, илебез өчен кирәкле шәхесләр булып үсеп җитәргә дигән максат белән алга баралар.
Дифиза НУРИЕВА