“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте республика, аның киләчәгенә карата битараф булмаган һәркемне берләштерүче көч булыр дип планлаштырыла.
Хәрәкәтнең оештыру форумында катнашкан 252 кеше арасында Минзәләдән Аэлита Гыйльмуллина да бар иде. Ул Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә 5 нче курста укый. “Изге йөрәк” хәрәкәтен оештыручыларның берсе.
Аэлита Гыйльмуллина:
– Бүген мин һәм минем яшьтәшләрем президент-ка ничек булыша ала соң? Без күптәннән инде волонтерлар хәрәкәте рамкаларында өлкән ке-шеләргә төрлечә ярдәм итәбез. Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәр сугыш ветеранын шефлыкка алдык. Без алар белән очрашып кына калмыйбыз, өйләрендә, фатирларында төрле эшләр дә башкарабыз. Быел Татарстаныбызда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу факт кына да лидерыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннехановның матурлык өчен кайгыртуы, кешеләргә уңайлы мохит тудырырга омтылуы, гаилә белән ял итү мөмкинлеге тудыруны максат итеп куюны күрсәтә. Бу бит яңа тренд. Шул ук вакытта без тирә-ягыбызны чистарту, төзекләндерү өчен, республика лидерының инициативасын тормышка ашыру өчен ярдәм итәчәкбез. Быел Җиңү паркында зур үзгәрешләр булачак. Аны матурлауда яшьләр һичшиксез катнашачак. Хезмәт коллективларының да читтә калмаячагына өметләнәбез. Уңайлы мохитне үзебез өчен тудырачакбыз бит.
Сүз дә юк, республика-ның яшьләр оешмалары башлаган инициатива 40 җәмәгать оешмасын берләштергән зур көчкә әверелде. Казан дәүләт медицина университеты лекторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов фикеренчә, яңа хәрәкәтнең төп бурычы булып Рөстәм Миннеханов инициативасы белән әзерләнгән “Стратегия-2030” программасында куелган өстенлекле бурычларны кешеләргә аңлату, җәмәгать оешмаларының яңа проектлар өстендә эшләвенә мөмкинлекләр тудыру тора. Чыннан да, “Президент белән бергә” хәрәкәте – ул үзалларына республиканың стратегик үсешенә ярдәм итүче кешеләр хәрәкәте. Форум Татарстанда яшәүчеләрне республикадагы программалар һәм инициативаларны тормышка ашыруда актив катнашырга чакырып Мөрәҗәгать кабул итте.
акцент
“Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов:
“Бүген булганны саклап калу гына түгел, кешеләргә таянып үсешне дәвам итәргә кирәк. Моны бергәләп кенә эшләп була. “Президент белән бергә” хәрәкәтен оештыру инициативасына республиканың алдагы үсешендә катнашырга теләгән һәркем кушыла ала”.