Очрашкан саен күңелдә җылы хисләр калдыручы, гаҗәеп тыныч табигатьле, беренче күренүдән үк сөйләгән сүзенә дә, башкарган эшенә һәм алдына куйган максатларына карата да олы ышаныч тудыручы шәхес ул. Минзәлә метеостанциясе җитәкчесе Лилия Кирилловага (өстәге рәсемдә) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Лилия Октябревна, Минзәлә метеостанциясе ничек яши?
– Безнең хезмәткәрләр һава, туфрак температурасын, дымлылыкны, атмосфера басымын, җилнең юнәлешен, тизлеген, явым-төшемнәрне үлчәп, билгеләп торалар. Күзәтүләрне һәр өч сәгать саен Мәскәү гид- рометеорология үзәгенә җибәреп торабыз. Элек күзәтүләрне кулдан гади приборлар ярдәмендә башкарсак, хәзер автоматик станция ярдәмендә башкарабыз. Автоматик станция датчиклар ярдәмендә компьютерга турыдан-туры бирә.
– Коллектив турында берничә сүз.
– Безнең коллективта нибары алты кеше хезмәт куя, аларның һәрберсе үз һөнәренә тугры. Хезмәткәребез Гөлнәмия Симонова (астагы рәсемдә) безгә Магадан шәһәрендәге халыкара аэропорттан техник булып эшләгән җиреннән монда эшкә кайтты. Ул болытларны бик яхшы аера, күрә, тикшерә. Гөлнәмиябез һәрчак ачык йөзле, ихлас күңелле. Светлана Рахманова бик тәртипле, чисталыкны ярата, эшен җиренә җиткереп эшли. Техник булып эшләүче Валентина Котельникова да бездә 35 елдан артык хезмәт куя, эшкә килгән кешеләргә һәрвакыт ярдәм итә, булыша, өйрәтә. Татьяна Минеева да бездә эшләп ялга чыкты, пенсиядә булса да, үзенең киңәшләре белән булыша, аның улы Алексей да безнең к оллективта хезмәт куя. Ул электр эшләре өчен җаваплы, приборлар өчен күңелем тыныч. Безнең коллектив республиканың метеорология станцияләре арасында профессиональ ярышта 2013 елда – беренче, узган ел икенче урынны яулады. Агротехник булып эшләүче Оксана Зыкова да агротехниклар арасында ике ел рәттән призлы урыннар алып кайтты. Бездә кешеләр җанын-тәнен биреп, иҗади эшлиләр.
– Сезнең эштә яңа технологияләр еш керәме һәм аларны ничек кулланасыз?
– Элек безнең метеостанция аэроклуб бинасында урнашкан иде, 10 ел элек үзебезгә агачтан яңа бина салып бирделәр. Моңарчы бинаны утын ягып җылыттык, быел газга күчәргә уйлап торабыз. Әйткәнемчә, автоматик станция биш ел элек урнаштырылды, бездә бик күп приборлар бар һәм аларның һәрберсе безгә бик кирәк, кадерле. Алардан алган мәгълүматлар терминал буенча туп-туры Мәскәү гидрометеорология үзәгенә һәм аннан чит илгә дә китә.
– Лилия Октябревна, табигатьтә җылыну процессы бара диләр, безнең җирлектә дә бу хәл күзәтеләме?
– ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү мониторингы буенча дәүләт учреҗденисе хәбәр итүенчә, район территориясендә климатны күзәтү нәтиҗәсендә 1961-2011 елларда уртача еллык температураның 1,3 градуска күтәрелгәне ачыкланган. Һава шарт- ларының үзгәрүенә битараф калу мөмкин түгел. Бу өлкәдә, тагын да мөһимрәк тикшеренүләр таләп ите- лә. Һәркем бүгеннән үк планетада кунак булуын аңласын, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтсен иде.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар юлдаш булсын!
тарихи белешмә
Минзәлә автоматлаштырылган метеорология станциясе 1960 елның 1 апрелендә оеша. Аңа чаклы Минзәлә метеорология станциясе, һава торышын күзәтү урыны булып кына торган. Күзәтү урыны 1898 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесында, ягъни совхоз-техникум карамагында була. Күзәтү урыны Октябрь революциясе вакытында эшләүдән туктап торган була. 1920 елда кабаттан күзәтүләрне башлап җибәрәләр.