Софья – суперфиналда!

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

“Созвездие-Йолдылык-2015” 15 нче юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел билгесе астында уза.

“Созвездие-Йолдызлык-2015” эстрада сәнгатенең Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналында безнең районнан алдагы турлар­да I һәм II урыннарны яулаган Софья Лебедева һәм Фәизә Бәдриева катнаша. Район Мәдәният сарае ди­ректоры Гөлия Бәдриевадан алынган мәгълүматлар буенча, Софья Лебедева финалга узган. 17 апрельдә ул “УНИКС”та узачак гала-концертта катнашачак. Без яшь талантны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз, киләчәк иҗатында уңышлар телибез.

Фестиваль ахырында традиция буенча ике гала-концерт – 17 апрельдә “УНИКС”та, 25 апрельдә “Пи­рамида” да узачак.

Фестивальнең финал этабына Татарстанның муни­ципаль районнарыннан, шулай ук Чиләбе, Әстерхан, Ульян өлкәләреннән, Удмуртия һәм Мари Эл респу­бликаларыннан, Мәскәүдән 4,5 мең бала килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International