“Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа!” фестивале быел Югары Тәкермән җирлегендә үтте. Кунакларны тәбрикләү сүзе белән чыкканда җирлек башлыгы Алия Шәрипова “Гөлбакча” исемле паркка нигез салыначагын хәбәр итте.
Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган шигърият һәм сәнгать җыенына килгән кунакларны гаҗәпләндереп, авылдашларын шатландырып ул тагын берничә яңалык җиткерде.
Фестивальгә килгән кунаклар – Әзһәр Хөсәенов, Рафаил Шакирьянов ел саен көй-моңнары белән минзәләлеләрне сокландырып китүче Искәндәр Биктаһиров, Кирам Сатиев һәм районның башкарма комитет җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, җирлек башлыгы Алия Шәрипова, мәктәп укучылары, Казаннан һәм Минзәләдән килгән күпсанлы кунаклар авылга керү юлында яңа стела ачтылар. Анда Гөлшат Зәйнашеваның иң данлыклы җырларының берсеннән: “И гүзәл туган ягым, и ямьле туган ягым, бәхетемне читтә түгел, мин синдә таптым”, дигән юллар бар. Мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов баянын сузып җибәргәч, кунаклар М-7 трассасыннан бертуктаусыз үтүче машина хуҗаларын һәм постта торучы ЮХИДИ хезмәткәрләрен гаҗәпләндереп, ул җырны рәхәтләнеп башкардылар.
Ә мәдәният йортында ике сәгатьтән артык барган концертта җырлар гына түгел, шигырьләр дә яңгырады.
Менә шунда район башлыгы Айдар Салахов тәкъдиме һәм ярдәме белән федераль максатчан программа нигезендә тормышка ашырылачак идея – яңа йортлардан торган бер урамга Гөлшат Зәйнашева исеме биреләчәк. Ә беренче рөхсәт кәгазе күп балалы Садыйковлар гаиләсенә (рәсемдә) тапшырылды. Гөлшат Зәйнашева фестиваленең Минзәләдә – әлеге авылда ел саен үтәчәгенә символик мәгънәгә ия булсын иде ул. “Гөлбакча”да Гөлшат Зәйнашеваның “Сандугач”ы туктамыйча сайрасын иде.
Әлеге җыенда җирлек башлыгы Алия Шәрипова 5 ел буе ярдәм итеп торган (стела корыр өчен дә акчаны ул бирде) район Советы депутаты Ленар Гаяновка зур хөрмәтен күрсәтте – «Авылның мактаулы гражданы» ал лента һәм таныклама тапшырды.
безнең белешмә
Гөлшат Зәйнашева татар халкы өчен бай иҗат мирасы калдырган әдип: шагыйрә һәм драматург. Аның иҗаты, бигрәк тә җырлары, һаман да халык күңелендә яши. Минзәләдә фестиваль быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның балачагы хакында “Татмедиа”ның Минзәлә филиалы хезмәткәре Рөстәм Хәкимҗанов режиссер-куючы, оператор, хәтта сценарист буларак менә дигән фильм төшерде. Аны быел Югары Тәкермән клубына җыелган тамашачылар тел шартлата-шартлата карады.