Фәнсез алга барып булмый

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Әтрәкле авылы мәдәният йортында үткән семинар­да район башлыгы Айдар Салахов, ТРның атказан­ган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты, “Биопрепаратлар” җитештерү институ­ты директоры Римма Ибатуллина, “БашИнком”ның доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, әйдәп баручы белгече Флорид Дәүләтшин, Актаныш ветеринария лабораториясенең азык сыйфатла­рын билгеләүче белгече Рөстәм Һадиев, районның хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек буенча бухгал­терлары, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты. Беренче ике чыгыш яса­учы терлекчелектә һәм игенчелектә куллана торган биотехнологияләр, азык өстәмәләре, биопрепаратлар турында сөйләп киттеләр. Рөстәм Һадиев, Актаныш­тагы ветеринария лабораториясендә терлек азыгы­на тирәнтен анализ ясыйлар, шуннан соң тиешле ра­цион төзергә мөмкинлек була, дип ассызыклап үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннарга караганда, үрчем, тәүлеклек үсеш алуда һәр хуҗалыкның мөмкинлекләре зур булса да, хакыйкатьтә исә күрсәткечләр күпкә түбән. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International