Барыбыз өчен дә якты бәйрәм

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

 Христосның җәфа чигүләрен, аның дөньяны коткару бәрабәренә тәрегә кадаклануын һәм җирләнүен искә алган кайгылы атна тәмамланды.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә бәйрәмнәрнең бәйрәме, тантаналарның тантанасы – Христосның яңадан терелүе – Пасха көне ургылып һәр йортка кер­де. Еврей халкы Пасханы күчү мәгънәсендә аңлата

 Иске Завет аңлатуынча, бу Мисыр коллыгыннан аш­кынып изге җиргә күчү була. Христианнар аңлатканча, үлемнән – яшәешкә, гөнаһтан – изгелеккә, караңгыдан яктыга күчү диелә. Пасха – христианнарның бөек бәйрәме һәм безнең Христоска ышануыбызның мәгънәсе ул.

Минзәләнең православие дине тарафдарлары бу бөек бәйрәмне храмнарда каршы алды, Правосла­вие чиркәве белән бергә тәре йөртүдә катнашты һәм яңадан терелгән Христоска дан җырлады. Изгеләндерү өчен алар храмга Пасха күчтәнәчләре – буялган йо­мыркалар һәм куличлар китерде. Пасханы 40 көн бәйрәм итәләр, чөнки Христос яңадан терелгәннән соң укучылары һәм апостоллар янына килгәнче шулкадәр вакыт үткән. 40 көн дәвамында диндарлар бер-берсен: “Христос терелде!” дип сәламлиләр һәм “Чыннан да терелде!” дигән җавап ишетәләр.

Протоиерей Алексий Павлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International