Бала һөнәр алырга хокуклы

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны вакытлыча карауга алган гаиләләр өчен интернат- мәктәп базасында семинар узды. Семинарда мондый төр гаиләләргә ярдәм итү системасы, аларны оештыру, үстерү һәм перспективалары темасы күтәрелде.

Интернат-мәктәп директоры Камил Нәҗмиев үз чыгышында балаларны вакытлыча карауга алган гаиләләр белән дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның бергәләп эшләү мәсьәләсенә тукталды. Мәктәпнең педагог-психологла­ры И.Рылова, Е.Назарова “Тәрбиягә алынган балаларның психофизиологик үсеше вакытында яңа баскычка күтәрелүе белән бәйле үсмерлек кризислары” темасын ачып бирделәр. Опека һәм попечительләр бүлеге начальнигы Наталья Га­татдинова оештыру эшләре хакында чыгыш яса­ды.

Республикада ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру һәм вакытлыча карауга алучы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан махсус служба эшләп килә. Аның төп эшчәнлеге әлеге төр гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Баланы вакытлыча тәрбиягә алган гражданнарга әлеге хезмәт га­риза яки язма ризалыгы нигезендә күрсәтелә. Әлеге гаиләләргә ярдәм итү һәм службаның мон­дый гаиләләр белән үзара бәйләнешен булдыру максатыннан оешма баланың законлы вәкиле белән килешү төзи. Ярдәм итү хезмәте граждан­нарга бушлай тәкъдим ителә. Ата-аналар оешма белән килешү раслыйлар һәм эш планы төзелә.

Сәламәтлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр, алга таба һөнәри бе­лем бирүне күздә тотып, балаларын һөнәр уку йортына урнаштыру проблемасын күтәрделәр. Коррекцион-мәктәп базасы мастерскоенда сәламәтлекләре чикле балаларга слесарь, балта остасы, тегүче, штукатур-маляр, авыл хуҗалыгы хезмәтләренең башлангычы укы­тыла. Әлеге башлангыч аларга һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алуларын дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Минзәлә райо­ны территориясендә әлеге категориягә керүче балалар укый алырдай уку йортлары юк, чөнки сәламәтлекләре чикле балаларга һөнәри бе­лем бирү аларның сәламәтлекләрен, интел­лектуаль мөмкинлекләрен, һөнәри сәләтләрен һәм кызыксынуларын исәпкә алып төзелгән адаптацияләнгән программа нигезендә алып ба­рылырга тиеш.

2014 елда мәктәпне тәмамлаган ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балалар һөнәри белемне Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Ак­таныш, Мамадыштагы көллият һәм лицейларда­гы махсус (коррекцион) төркемнәрдә алалар, ту­лай торакта яшиләр. Ләкин ата-аналарның бала­ларын үзләреннән еракка җибәрәселәре килми.

Мәктәпне тәмамлап һөнәр алу өчен башка уку йортына күчү бала өчен бик җаваплы чор булып тора, ә сәламәтлеге чикле балалар өчен бу бигрәк тә катлаулы. Баланың шәхси мөмкинлекләре исәпкә алынып сайланган һөнәр аңа җәмгыятькә тизрәк җайлашырга ярдәм итәчәк. Теләсә нинди эшчәнлек үз эченә социаль контактларны ала, көндәлек тормышка билгеле бер тәртипләр кертә, нәкъ менә хезмәттә конкрет кешенең җәмгыятькә кирәклелек хисе формалаша. Без, өлкәннәр, сәламәтлекләре чикле булган балаларыбызга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итәргә, ә хезмәтләре алар эшләгән организация һәм киләчәк тормышларында файда китерерлек бу­лырга тиеш. Дөньядагы иң матур күренеш – үзең күрсәткән юлдан ныклы адымнар белән атлап ба­ручы балаңны күрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International