Терлекчелек: проблемалар һәм чишелешләр
Мәлкәндә семинарда катнашучыларга бер айлык бозауны үлчәп күрсәттеләр. Көнлек үсеше 1060 грамм тәшкил иткән. Бу фермада барлык бозауларның да 22-25 килограммлы булып туулары кайбер кешеләрдә шик тә тудырды.
Район башлыгы Айдар Салахов шул м исалда к онтроль үлчәүнең кирәклеге хакында тагы бер кат искәртте. Терлекләрдән ким дигәндә 700 грамм үсеш алырга, аларның үлеменә юл куймау һәм үлгән очракта үлемнең сәбәбен ачыклау, технологияне үтәү, яңа туган бозауларга угыз эчертү, сөт таксие программасын үтәү берсүзсез башкарылырга тиешлегенә басым ясады. Контроль үлчәүнең бозау караучыларга премия бирү өчен генә түгел, ә малларның нәкъ менә бер яшькәчә үсү мөмкинлеге күбрәк булганда, технология буенча ашатуны җитәкче контроленә алу икәнлеген төшендерде. Әлеге фермада яхшылап тәрбияли башлагач бозаулар уртача алганда да көнгә 750 грамм да артык үсеш бирә башлаганнар инде. Фермада бозаулар кардага чыгып ашыйлар, җылы су эчәләр, утарга чыккач бозаулар матураеп та киткәннәр. Кояш астында торгач Д витамины да алалар дигән сүз бу.
Семинарда хезмәтне оештыру, бозаулар торагына идән җәелү, сөт таксие, терлекчелек биналарын дезин- фекцияләү, ингаляция үткәрү өчен ионизатор, тозга 100 грамм тозга 3 миллиграмм йод кушып болгатып ашату һәм башка технологик чаралар турында сөйләшенде, күрсәтелде.
Без булган торакта элек бозаулар тирескә батып яталар иде, хәзер монда урын-түшәк ясалгач аларның аслары да коры, үсешләре дә арткан. Шулай ук фермада сигез җирдә өзлексез су эчерү җайланмасы да ясалып куелган. Гомумән алганда биредә 10 көн эчендә 184 бозауга урын-түшәк, дүрт җирдә иркен карда ясалган. Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Сабир Кәримов һәм авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Имамутдинов моңарчы өйдә эшсез яткан эшсез ир-атны да кирәкле хезмәткә тарта белү инициативасы бу.
Семинарларда көнүзәк мәсьәлә булып яшь малларны тәрбияләү кала. Сер түгел: авыру, ябык бозаулардан киләчәктә сөтле, яхшы сыер алып булмаячагы көн кебек ачык, шулай ук ит җитештерүдә дә аксыйбыз. Үрчем алу, аларның сакланышын тәэмин итү, шулай ук мөһим технологик чара юкка түгел. Бозау булса, сөт тә була, дигән фикерне гел кабатлап торырга да кирәктер семинарда катнашучыларга. Аерым рацион, әмма утарларда күпме кирәк печән, салам һәм иң мөһиме – җылы су бар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов кышлатуның эш нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, сөт җитештерү күрсәткечләре анализланды, продукция җитештерүне арттыру юллары барланды. Мәлкән терлекчеләре бүген узган елга караганда 800 килограмм сөтне ким җитештерәләр, алар бер сыерга сөт савып алу буенча да аксыйлар. Контроль савулар оештыру, исәп эшен тиешенчә алып бару, ветеринария, ясалма орлыкландыру хезмәтләрен тиешле югарылыкка кую – болар барысы да күбрәк продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.
акцент
Быел төп көтүгә нигездә 2013 елның беренче яртысында туган бикәч бозаулар кертелә. Аларга бүгенгедәй тәрбия эләкмәгән. Шуңа да район башлыгы Айдар Салаховның үткәндәге хаталар өчен гаепләмичә бүген шул хаталарны кабатламыйча эшләргә чакыруы бик актуаль.
сан
Бездә бит әле дә 24-26 айга җиткән, хәтта 32 айда гына каплатылганнары бар, югыйсә таналар 18 ай тулгач 420-450 килолы булып каплатылырга тиеш. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов әйтмешли “әби” булып каплатылган таналардан нинди сөт булсын. Каплатылу вакыты җитеп бер ай соңарган саен киләчәктә 100 кило сөт ким савып алыначагы көн кебек ачык.
Беренче графа – хуҗалыклар һәм агрофирмалар исеме, икенче – 2014 ел башына төп көтүгә кертелгән таналар саны, өченче – 2015 ел башына төп көтүгә кертелгән таналар саны
Заиковский 85 96
Сөт иле-Чулман 599 580
Сөт иле-Минзәлә 311 449
Калинин 151 200
Николаевское 60 61
Калморза 49 19
Мензелинские зори 260 280
КФХлар 20 10
Район буенча 1275 1415
Дилфас ГАЛИЕВ