Минзәлә Кулибины

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

 Шәһәрдәшебез Рәҗәп Шәрифҗанов уйлап чыгарган техника бер көндә 5 гектар җирне кардан чистартырга сәләтле.

Аның белән сөйләшкәндә элеккеге уйлап табучы Леонардо да Винчига ох­шаттым.

– Берничә төр техни­каны алыштыра алган, нәтиҗәле эшләгән, аз ягу­лык сарыф иткән маши­на турында элек-электән уйланып йөрдем, – ди Рәҗәп.

Машина тормышының мәгънәсен тәшкил иткән Рәҗәп әфәндене шәһәребездә белмәгән кеше сирәктер. Ул тумы­шы белән Дәвек авылын­нан. Әле күптән түгел генә 60 яшен тутырды, 40 елдан артык хезмәт стажы бар, армия сафла­рыннан кайткач, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында шофер бу­лып байтак еллар эшли, хәзер 2 нче урта мәктәпкә Юртаудан Пежо автобу­сында балаларны йөртә.

– Мин кечкенәдән тех­ника яраттым, –ди Рәҗәп әфәнде, – үсә төшкәч иха­тада булган велосипедны, утюгны һәм башкасын ре­монтладым. Хәзер дә буш вакытым булса, таныш

 белешләрнең нинди тех­никасы бар, шуны рәтләп, төзәтеп бирәмен.

Башта улының җиңел автомашинасы юл һәла- кәтенә эләккәч, аны төзәтерлек булмый, шул чагында ул аның двигате­лен куеп икенче төрле ма­шина ясарга уйлый һәм ул теләген тормышка ашыра. Башта уйлый, алгы мосты­на Жигули, арткы мостына УАЗның тәгәрмәчләрен куеп, тапшырулар тартмасына 2106некен куя, аннары үзенә ничек кирәк шулай итеп машинаны җыеп та куя. Шестерка двигателенең көче күп булганлыктан металл җыю пунктына барып Ока двигателен алып кайта, шуны куя. Шулай итеп ул бик матур гына, компакт­лы машина ясаган. Тор­мозлары тота, темпера­тураны күрсәтә, алгы һәм арткы утлары яна. Гади механизм белән чүмеч тә көйләп куйган. Быел кыш­кы чорда үзенең ишегал­дын, урамдагы карны шул машина белән эттереп чистарткан. Җәй көне гидравлика куеп, ат сабанын көйләп бакча сөрергә дә уйлап тора.

Аның машинасы куркы­нычсызлык таләпләренә тулысынча җавап бирә, сәгатенә 30 километр юл уза. Ул җыйган машина белән кар эттерергә, са­бан сөрергә, арба тагып урманга да барырга була. Ул бик җиңел, йомшак, юлда яхшы йөри, бөтен сынауларны яхшы узган. Киләчәктә әле бу машина­га ул кабина да ясамакчы.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International