Һәр ветеран яхшы торакка хокуклы

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

 “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” турындагы РФ Президенты Указы һәм 1995 елның 12 гыйнварында кабул ителгән “Ветераннар турындагы” федераль закон нигезендә, торак шартларын яхшыртыр өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына федераль бюджеттан акча бүленеп бирелә. Әлеге законның безнең районда ни рәвешле тормышка ашырылуы хакында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова белән әңгәмә кордык.

Дифиза НУРИЕВА

Татьяна Александровна, закон үз көченә кергәннән башлап бүгенге көнгә кадәр Минзәлә районы буенча ничә ветеран торак шартларын ях­шыртты?

– Бүгенге көндә федераль реестрда безнең районнан 402 ветеран теркәлгән. Шуларның 18е социаль ипотека программасы буенча яңа йорттан фатирлы булды, 151е – йорт салды, 228е – икенчел торакка ия булды.

 – Әлеге закон нигезендә кайсы категория граж­даннар торак шартларын яхшыртуга хокуклы?

– Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары һәм аларның тол хатыннары әлеге закон нигезендә то­рак шартларын яхшыртуга субсидия алырга хокуклы. Тыл ветераннары әлеге төр категориягә керми.

– Шушы закон буенча торак шартларын яхшыр­тырга хокуклы гражданнарның барысы да субси­дия алырга дәгъва белдерә аламы соң?

– Торак Кодексы нигезендә, моның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Болар – ветеран исеменә теркәлгән торакның булмавы; торак мәйданының ветеран өчен нормативта күрсәтелгәннән азрак булу; торакның туз­ган булуы.

 сан

Бүгенге көндә тагын биш кеше, төгәлрәк әйткәндә ветераннарның тол хатыннары, субсидия алу өчен до­кументлар туплый. Аларның берсе бүлеп бирелгән субсидияләрне Минзәләдә йорт салып керүгә, ә калган дүртесе икенчел торактан фатир алуга тотарга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International