Мал асрарга өйрәтәләр

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Аю товарлыклы-сөтчелек фермасында крестьян фермер хуҗалыкларын үстерү, фермерларга ярдәм итү, аларның яшәешен һәм теләкләрен белү максатыннан семинар оештырылды.

Аның эшендә район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республика­сы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Ма­рат Җаббаров катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе на­чальнигы Юрий Исламов, фермерларны әлеге фер­мада һәрвакыт эчәрлек су, азык өстәлләрен, өсте ябу­лы азык өстәлләрен, яшь бозауларны тәрбияләү шартлары, буаз сыерлар­ны карау һәм малларны ашату технологиясе белән таныштырды. “Россель­хозбанк” җитәкчесе фер­мерларга кредит бирү шартларын тәфсилләп сөйләде. Аннары алар Николаевкадагы ферма­да булып буаз сыерларны асрау, тәрбияләү алым­нарын карадылар. Кайбер фермерлар бу семинар­га килүне кирәк дип тап­маганар ахрысы. Юкса килсәләр бик күп нәрсәгә өйрәнеп китәрләр иде.

акцент

Фермерларның икъти­садка йогынтысы зур. Әйтик, районның авыл җирләренең 7970 гек­тары КФХларга туры килә. Районда 66 фер­мер хуҗалыгы исәпләнә, шуларның 18е терлекче­лек белән шөгыльләнә. Алар карамагында 1300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 325 е са­вым сыерлары. Бүгенге көндә КФХларның һәр баш савым сыеры көнгә 18 килограмм сөт бирә.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International