Сынауларда сыгылмабыз

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Быелгы язгы чәчүне үткәрү өчен чыгымнар былтыргыдан 25-30 процентка күбрәк булуы күзаллана. Язгы чәчү эшләре өчен безгә 200 миллион сум акча кирәк.

Шуның 100 миллионына кредит алып ГУП” РАЦИН” аша 814 тонна аммиак селитрасы сатып алдык, бу ашлама­ны хуҗалыкларыбызга кайтарып өеп куйдык. Шулай ук 460 тонна карбамид ашламасы да сатып алынды. Бүген кредит ставкалары да бик югары. Шуңа бурычка керү дә хәвефле.

Былтыргы ел йомгаклары буенча аеруча иген, май культурасы рапстан табыш алып, җир кешесенең финанс хәлен яхшыртырга мөмкин булуын исбатлады.

Быел чәчү эшләрен 17500 гектар мәйданда башка- рылачак. Язгы культуралар 16700 гектарны биләячәк. Күпьеллык үләннәр мәйданы элеккечә калачак, быел картайган 550 гектар күпьеллыкны сөреп яңасын шул ук күләмдә чәчәчәкбез. Язгы бодай, арпа, рапс шулай ук төп культура санала. Район күләмендә язгы бодайның 35 проценты безгә туры килә. Аңа ихтыяҗ киләчәктә бодай чәчүлекләре мәйданын арттыруга китерәчәк.

Рөстәм ГАБДРАХМАНОВ,

“Мензелинские зори” агрофирмасы генераль директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International