Күкрәкләрдә чыңлый медальләр

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шушында гомер итүче бер сугыш һәм сигез тыл ветеранына юбилей медальләре тапшырды.

Әлеге медальләр өлкәннәребезгә сугыш кырында күрсәткән батырлыклары һәм бүгенге тыныч тормы­шыбыз өчен рәхмәт белдерергә янә бер мөмкинлек булып тора.

“Веста” яшьләр үзәге 3 нче мәктәп һәм медицина училище/техникумы студентлары белән берлектә хәйрия концерты оештырдылар. Моңлы җырлар баш­кару белән беррәттән, дәртле биюләр дә биеделәр. Җылы сүзләрдән һәм берөзлексез кул чабулардан оештыручылар да, катнашучылар да биниһая күп уңай кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International