Вакытның үз хәтере бар. Күп профильле ”Веста” яшьләр үзәге волонтерлар белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары Пелагея Казакова, Роза Пожалуева, Тәкыя Самматова, Зинаида Тарасова (рәсемдә), Азгария Шакирова яшәгән өйләргә бардылар.
Әңгәмә вакытында ветераннар Бөек Ватан сугышы чорында тормышларының ни рәвешле авыр булуын сөйләделәр. Бер сәгатьлек аралашу барышында волонтерлар ветераннар белән алдагы елга булган планнары белән бүлештеләр, ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр, сәламәтлек теләделәр.
Ветераннарыбыз бик аз калды. Сезнең алдыгызда баш иябез, Бөек Ватан сугышы ветераннары! Һәр яңа буын сезнең турында тирән хөрмәт белән искә алачак, батырлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә...