Медаль янына Равил Миңнехуҗин бүләкләре

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Әлеге чарада район аппараты җитәкчесе Роза Сал­даева да катнашты, ул изге теләкләрен җиткереп, кул­ларын кысып, 23 ветеранның күкрәгенә медаль такты. Ул тылда хезмәт куйган ветераннарга җиңүне якынай­туда керткән хезмәтләре өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Ветераннар каршында мәктәп укучылары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады­лар. Юбилей медаленнән тыш һәр ветеранга азык- төлек җыелмалары да тапшырылды. Иркәнәш авылы җирлегеннән район Советына депутат булып сайлан­ган Равил Миңнехуҗин да һәр ветеранга үзенең махсус бүләген әзерләгән иде, аларны да ветераннарга бүләк иттеләр. Соңыннан ветераннар мул аш табыны артын­да сыйландылар.

Ягъфәр Хафизов:

– Сугышның нәрсә икәнлеген элеккеге өлкән буынның һәр кешесе белә һәм мондый сугышлар бул­масын иде, әлеге бәйрәмне оештырганнары өчен ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Айдар Сала­ховка рәхмәт.

Саимә Шәймарданова:

– Шушы җирлектә туып көне-төне эшләдем, чәчү чәчтем, сабан сөрдем, урман кистем, эскерт өйдем, кы­скасы авылда нинди эш бар, шуны эшләдек.

Фәһимә Баһаутдинова:

– Әтием, абыем сугышта катнашты, абыем сугыш кырында ятып калды, хәзерге вакытта туганнарым ба­рысы да вафат, авылда коръән укып, абыстай булып йөрим. Хәзерге тормыштан бик канәгать, оҗмахка тиң.

Разин Салихов:

– Сугыш вакытында кечкенәдән эшләргә туры килде. Үгез җигеп Курьядан орлык ташыдым. Сугыштан соң армия сафларында хезмәт итеп, шахтада эшләдем, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаштым, район сель­хозтехникасында Минтимер Шәймиевның шоферы бул­дым. Хәзер тормышлар бик әйбәт, Аллага шөкер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International